Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре көннәре бара


Әстерхандагы татар кызлары
Әстерхандагы татар кызлары

“Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган 18нче татар яшьләре коннәренә 150дән артык татар егете һәм кызы катнаша.

7 июль көнне "Казан" милли мәдәният үзәгендә бер атна дәвам итәчәк татар яшьләре көннәренең ачылу тантанасы узды. Бирегә иң актив, милли рухлы яшьләрне сайлап алганнар. Монда килү өчен аларга зур көндәшлек узып, бәйгеләрдә үзләрен күрсәтергә туры килгән. Мәскәү, Ульян, Ярослау, Самар кебек төбәкләрдән вәкилчелекләр “Татарстан” кунакханәсенә килде. Шунда ук алар өчен психологик тренинглар үткәргәннәр, көндезге дүрттә татар яшьләре көннәренең таннаналы ачылышы узды.

Чара федераль милли-мәдәни мохтәрия рәисе Илдар Гыйлметдинов чыгышы белән ачылды. Ул татар яшьләренә мәдәниятне, телне, милләтне саклап калуда һәм үстерүдә ярдәм итүләренә өмет багълавын белдерде. Бу эшләрне башкаруда яшьләргә ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте.

Аннан соң, делегатларны Казан буйлап экскурсиягә алып киттеләр. Алдагы көнне татар яшьләре “Борис Полевой” теплоходында Идел буйлап сәяхәт итәргә, файдалы ял итәргә киттеләр. Мондый чара элек иркен урында - “Идел” лагерында үткәрелгән булса, соңгы берничә ел дустанә мөнәсәбәтләр булдырыр өчен ябык мохитта уза.

Чуашстаннан килгән Рөстәм Кырганов, үзе әйтүе буенча, хәленнән килгәнчә татар милләтенә ярдәм күрсәтә. Рөстәм дини мәдрәсәдә белем алган. Бүгенге көндә чит төбәкләргә барып дини дәресләр бирә. "Кулымнан килгәнчә татар халкын дини яктан күтәрергә тырышам. Ә калганын – татар телен, милли рухны мәктәптә өйрәтергә тиешләр", ди Рөстәм. Татар яшьләре көннәрен оештыруны читтә яшәгән кешеләр өчен нәтиҗәле дип саный ул.

"Ике ел элек мин татар гаилә конгрессында булган идем. Шул конгресcтан соң икенче елны Мәскәү Сабан туенда конгресста күреп танышкан Иваново, Ульян кешеләрен кабат күрдем. Күңелгә рәхәт булды. Хәзер дә бер-беребез белән күрешеп, аралашып торабыз. Телефоннан да, интернет челтәре аша да гел аралашабыз, бер-беребезне югалтмыйбыз", диде Рөстәм Кырганов.

Ульянда яшәүче Ленар Ишмөхәммәтов 5 ел элек биредә яши башлагач, монда татар теле бөтенләй дә юк дип уйлаган булган. Әмма аралаша башлагач, аның фикере үзгәргән.

"Анда район-район татарлар тора икән. Мин моңа шаккаттым. Безнең үзебезнең татар яшьләр үзәге бар. Татарлар киләләр, бер-беребез белән аралашабыз, фикер алышабыз, ярдәмләшәбез. Анда татар дискотекалары үткәрәбез. Мин моны татар милләтенә керткән өлешем дип саныйм", ди Ленар.

Бу сәфәр вакытында делегацияләр үз программаларын тәкъдим итәчәк, иртәнге 7дән төнге 12гә кадәр ял итеп, татарча аралашып, бер-берсе белән танышачак. Шулай ук, “Татарстанда дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре, “Татар милләтенең киләчәге”, “Без яраткан җырлар”, “Казан ханлыгы таркалу: уңай һәм тискәре билгеләр” кебек темаларга түгәрәк өстәлләрдә фикер алышачак.

XS
SM
MD
LG