Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күләгәләр дусты туган илендә


Мәдинә Астахованы күләгә вә шәүләләр янында яшәүче фотограф дип тә атыйлар
Мәдинә Астахованы күләгә вә шәүләләр янында яшәүче фотограф дип тә атыйлар

Мәдинәнең фотоаппарат обьективы башкаларныкына охшамаган. Ул күләгәләр артында яшәүне хуп күрә.

Мәдинә Астахованы күләгә вә шәүләләр янында яшәүче фотограф дип тә атыйлар. Ул Казанда туып үссә дә, инде күптән Петербурда тора, шунда өч бала үстерә. Аның фотографияләре исә серле шәүләләре белән игътибарны җәлеп итә. Әллә Казанда архитекторлар факультетында укып алгангамы, Мәдинәнең кайсы илгә барса да йортларга, шәһәрләрдәге диварларга, шулар артындагы ишегалларын төшерә.

Ул алардагы геометрик сызыкларны гына эзләми. Ул алар артына яшеренергә, тарихта калган ташлар эченә кереп югалырга да телим, ди. Мәдинәгә әсәрләрендәге күләгәләр артында йорт ияләре, элеккеге хуҗалары яки патшаларның җаннары, өрәкләре дә яшидер, кебек тоела.


Мәдинә ак-кара фотографияне ярата кебек. Тик чынбарлыкта ул төсле итеп тә төшерәм, ди. Бары тик күләгәдә калганга, фоторәсемнә- рендәге шәүләләр шулай ак-каралы булып күренә икән. Тик кара кешеләр, агачлар, ташлар артында яп-якты кояш яки күк йөзе дә бар. Алар булмаса күләгә булмас иде. Төн якынлашканда, кичке шәфәк нурлары биналар һәм кешеләр аша узып төшкәндә, фәрештәләр әле йокыга китеп бетмәгәндә Мәдинәкәйнең яраткан күләгәләре аеруча озын, зур, канатлы булып күренә.

“Акылга сыймас мәхәббәткә” тап булгач Мәдинә ике дистә еллар элек Казаннан күченеп киткән. Аннары Ленинградта иҗади югары белемен алган. Журналистлар берлегенең Маркин фотохәбәрчеләр мәктәбен дә тәмамлаган. "Божья Коровка" атлы правослау балалар журналында эшли. Петербурда ул берничә күргәзмә ясаган. "Митьки ВХУТЕМАСС", Чежинның "Фотоimage" кебек данлыклы галериялар тамашачысы аңа килеп баш игән. Шулай ук тарихи шәһәргә килүчеләргә турист яки бүләк сатучы ширкәтләр Мәдинә төшергән җәүһәрләрнең фотоларын тәкъдим итә.

Петр паттша һәйкәле

Соңгы елларда ул туган иленә сагынып кайта. Чәршәмбе көнне исә Болгарга китәчәк. Ихтимал, анда төшергән фотолары да бәлки “открытка” булып чыгар? Дуслары, туганнары белән аралашкан арада туган шәһәрендә күргәзмә ясарга теләге булуы да беленде. Шулай ук Мәдинә Астахова соңгы елларда шәһәрне таный алмыйча да газаплана: яңа биналар, алюмин-пыяла-бетон корылмалар күбәйгән ди.

Казан Кирмәнендә дә Мәдинә обьективы башкаларныкы кебек Кол Шәрифнең кояшка үрмәләгән мәрмәр манараларын күрми. Мәдинә күпләп агылучы туристлардан аерылып Казан Кирмәненең кеше аз йөри торган кытыршы һәм тузанлы стеналарына үрмәли, шунда ышык таба, кабат күләгә төшерә.

XS
SM
MD
LG