Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуратурасы Литвиненко эшенә Мәскәүнең катнашын кире кага


Русия баш прокуратурасы Мәскәү Кирмәнен тәнкыйтләгән Александр Литвиненконы 2006 елда Лондонда агулап үтерүгә Русия яшерен хезмәтләренең катнашы булуын кире какты.

Британия иминлек хезмәтләренең бер вәкиле "Би-Би-Си"га Федераль иминлек хезмәтенең элекке офицеры Литвиненконы нурланышлы матдә белән агулап үтерүгә элекке Русия президенты Владимир Путин хөкүмәтенең катнашы булуын күрсәтүче ныклы дәлилләр бар дип әйткән иде.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин бүген Русия киңкүләм мәгълумат чараларына андый дәлилләр булуын кире кагучы белдерү белән чыкты.

XS
SM
MD
LG