Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Русиядә дин дә үзенә күрә бер кәсепкә әйләнә бара. Чиркәүләрдә хезмәт күрсәтү өчен бәяләр диварда эленеп тора. Мөселманнарда да һәр нәрсәнең үз бәясе бар.

Питербур чиркәүләрендә хәзер хезмәт күрсәтү өчен түләү бәяләре төгәл билгеләнгән. Православ руханилары сәдаканы интернет аша да кабул итүгә кереште. Һәм рәхмәт йөзеннән алар кешенең сәламәтлеге өчен, яки үлгән кешегә дога укырга вәгъдә итә.

Мисал өчен, Питербурдагы Братия Валаамского чиркәве интернет сәхифәсендә күрсәтелгән бәяләргә караганда, бер кеше исемен атап бер ел буе Иске гаһидны уку 500 сум тора, 40 көн уку - 150 сум.

Бу барысы да түләүле хезмәт дип түгел, ә сәдака дип билгеләнә. Әмма турыдан-туры бәя кую инде чиркәүләрне коммерция оешмасына якынайта.

Хәзер чиркәүдә никахлашучылар да арта бара. Питербурда Никольски чиркәве иң матурлардан саналганга, яшьләр күбрәк аны сайлый һәм бәяләр дә анда кыйммәтрәк - 5 мең сум тора. Кыңгырау шалтырату, шәм һәм тагын кайбер әйберләр өчен өстәмә түләргә кирәк.

Инде бер калыпка кергән хезмәт күрсәтүләрдән тыш, православ чиркәү әледән-әле яңа алымнар да табып тора. Мисал өчен, узган елны Русия кесә телефон челтәрләре чиркәү белән берлектә “православ руханиена шалтырат” дигән яңа хезмәт тәкъдим итте. Ул кайнар элемтә рәвешендә эшли. Мондый белешмә хезмәте мөселманнарда да бар. Ул Казандагы Әниләр мәчете каршында урнашкан.

“Без сорауга җавап биргән өчен бәя куймыйбыз һәм акча алмыйбыз”, ди анда эшләүче Илназ хәзрәт Галимов.

Аның әйтүенчә, Ислам динендә хезмәтне сату рөхсәт ителми.

“Мәчетләрне халык тәэмин итә һәм бәяләр кую дөрес түгел. Халык үзе тели икән акчасын сәдака рәвешендә тапшыра ала”, ди ул.

Мөселманнарда да кеше күмү ашларында, дини бәйрәмнәрдә, балага исем куштыру кебек чараларда муллаларга яки абыстайларга акча бирү гадәти. Һәм кеше аның күләмен бер-берсеннән сорашып белә.

“Үлгән кешене юу өчен 500 сум, әмма 300дә ярый. Аннан да киметү килешми. Менә кеше үлгәч кырыгына кадәр укыдым 500 сум бирделәр, ә илле бер көн укыганга 200 сум. Төрлечә була. Бер-ике кешене бушка юдым, чөнки акчалары юк иде”, ди Казандагы Рауза абыстай.

Ул аерым кешеләргә караганда мәчетләрдә күбрәк сорыйлар, ди.

“Мәчетләр үлгән кешене юганга 1,5 мең сум сорыйлар. Гүр сәдакасы – 100-200 сум, гөнаһы бу дөньяда калсын дип уку өчен – 100 сум. Аннары җөназа укыганга – 100 сум. Шулай итеп, муллалар 2 меңне алып китә”, ди Рауза ханым.

Хәзер Кол-Шәриф мәчетендә никах укыту киң таралды. Әгәр дә никахны мул өстәл әзерләп уздырсаң, бүлмә алу өчен 1,5-2 мең түлисе, табынсыз булса - бушка.

XS
SM
MD
LG