Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андый-мондый, сугыш була калса


Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә.
Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә.

"Урман тулы дезертир" булыр иде. “Мәсәлән, үзем, ир кеше урынында булсам, шулар рәтендә йөрер идем”, ди “Безнең гәжит”тән Эльвира Фатыйхова.

Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә. Газеталар шул хакта яза, телевизор һаман шуны күрсәтә, радио гел әлеге афәтне “чәйни”. Файдасы бармы? “Юк!” – дип яза “Безнең гәҗит”.

Чыганак: “Табутта кайткан солдат белән укучыны шаккаттырам димә”, ди. Ә ул бала кемнеңдер газизе, йөрәк парәсе, шатлыгы-юанычы булган.

“Безнең гәҗит” газетасында бер ел элек Кукмара егете Динар Васильевның үлеме хакында да “Балта кем кулында?” (4 июль, 2007 ел) мәкаләсе басылган иде. Күптән түгел Динар үлеменә гаепле кешегә хөкем карары укылды. Тик ике ел дәвамында көн аралаш зиратка йөрүче ата-ананың ул хөкем белән килешми.

Гөльяр һәм Владимир Васильевларның биш баласы була. Бер кыз һәм дүрт малай. Шулар арасында Динар “бигрәк гаилә җанлы бала булып аерылып торган. Тик абыйсы армияне күреп кайтканнан соң, Динарга да чират җиткән. Үзе теләп китә.

Динар, алты ай дәвамында Свердловск өлкәсе Порошино бистәсендә хезмәт итеп, сержантлык дәрәҗәсенә күтәрелә. 2005 елның җәендә аны Таҗикстан белән Әфганстан чигендә урнашкан Күләб шәһәренә җибәрәләр. Шунда калырга дип, контрактка кул да куя.

Шунда тәненә сызлавыклар чыга башлый һәм бар тәненә тарала. Температурасы күтәрелеп, урыныннан тора алмый башлагач та, часть командиры Юрий Аксеновның исе китми. Салкында ятып, Динарның үпкәсенә суык тия. Берәр ай тирәсе тилмергәч генә аны Дүшәмбе шәһәренә озаталар. Хастаханәдә Динар вафат була. Авылга табут кайта. “Әнисе улының үле гәүдәсен йөзендәге ике миңеннән генә таный”.

Ата-аналар гаделлек өчен көрәш башлый. 4 томлык тикшерү эшеннән күренгәнчә, госпитальдә ярдәм итәргә инде соң булган. Күләб частеның ике шәфкать туташын эштән чыгарганнар. “Тик аларның ни гаебе бар, аңлашылмый. Сезнеңчә, монда кем гаепле? Үзем часть командирын гаепледер дип уйлыйм”, ди автор. Ә мәхкәмә бөтенләй башка кешегә – медицина хезмәте майоры Прошинга хөкем карары чыгара.

Тикшерүче Кукмарага кайтып китә. Гөльяр һәм Владимир Васильевларга тикшерү эшен ашык-пошык кына күрсәтә. Мораль зыян өчен йөз меңнән дә күбрәк акча сорамаска куша. Имеш, күбрәк сораган очракта, мәхкәмә аны бөтенләй игътибардан читтә калдырачак, түләмиячәк, ди. Шулай итеп, мораль зыян өчен сорау 500 меңнән 150 мең сумга төшерелә. Тагын бер документка кул куйдырта әле ул аларга. Ул төшенчәнең ни аңлатканын тикшерүче Е.В.Сарабеев аңлатып тормый.

“Кеше үтерүдә гаепләнеп, “условно” бер ел алган кеше күргәнегез бармы? Минем дә юк иде, ә хәзер бар. Эштән дә алмыйлар, рәшәткә артына да тыкмыйлар. Часть командирының йолдызлары да исән-имин. Тагын бер әйбер күз уңыннан читтә калган. Мораль зыянны кем түли соң?”, ди автор Эльвира Фатыйхова.

“Чагыштыру өчен генә бер мисал. 2007 елның июль ае. Түбән Тагилда хезмәт итүче Татарстан егетенең күкрәгенә 20 тапкыр сугып, кече сержант солдатның ниндидер гаебе өчен үз “хөкемен” чыгара. Шунда рядовой Артем Казначеевның талагы, бавыры зарарлана. Инде быел, кече сержант Петр Тарасовка мәхкәмә булып, аны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Үтерүчегә 1 ел шартлы срок булса, кыйнаучыга 4,5 ел төрмә боткасы ашыйсы булачак”.

“Тиздән, бик якын туганым армия тарафына җыена. Нинди йөрәк белән озатырбыз, белмим. Сугышка җибәргән кебек бит. Әле бер генә дустымның да шуннан бар ягы сәламәт булып кайтканы юк. Тыштан күренмәсә, психик яктан китеклек сизелә. Еракта хезмәт итүче сыйныфташларым өчен дә гел борчылып яшим”, дип яза автор. “Андый-мондый сугыш була калса (Алла сакласын!), урман тулы дезертир булыр микән? Мәсәлән, үзем, ир кеше урынында булсам, шулар рәтендә йөрер идем. Чөнки яклап сугышырлык ватанны күрмим!”, ди ул.

XS
SM
MD
LG