Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Русия һәм Грузия бер-берсен Көньяк Осетия күгеннән очуда гаепли


Русия белән Грузия бер-берсен килешүләрне бозып Көньяк Осетия күгендә хәрби очышлар ясауда гаепләде.

Төбәктәге Русия тынычлык саклау көчләре вәкиле Владимир Иванов Көньяк Осетия күгеннән сишәмбе көнне Грузиянең ике һөҗүм очкычы үтте диде.

Грузия исә чынлыкта очкычлар Русиянеке иде һәм алар дүртәү иде ди.

Узган атнада Мәскәү белән Тифлис арасында Абхазия һәм Көньяк Осетиягә бәйле киеренкелек тагын да көчәеп китте.

XS
SM
MD
LG