Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дипломны товар итүчегә көн бетә


Мәгарифне керемле кәсепкә әйләндереп, күп кенә түләүле югары уку йортлары хуҗалары республика районнарын филиаллар белән тутырды.

Татарстанда күп кенә гипермаркетлар бар. Аларны дөньяга танылган ширкәтләрнең филиаллары дип атау да дөрес булыр иде. Әйтик, шундыйлардан “Макдоналдс”, “Рамстор”, “Метро” һ.б. Берәүгә дә сер түгел алар беренче чиратта җирле халыктан акча суыру өчен эшләнгән.
Әмма соңгы арада Татарстанда белем өчен акча суыручылар да барлыкка килә башлады. Мәгарифне яхшы керемле бизнеска әйләндереп, күп кенә түләүле югары уку йортлары хуҗалары республиканың төрле районнарын филиаллар белән тутырды. Татарстандагы 34 уку йорты 149 вәкилчелек ачкан булган.
Бу филиалларның керү ишегенә зур итеп фәлән уку йортының фәлән бүлеге дип язылып куелса да, баксаң ул гап-гади фатирның бер бүлмәсе генә булырга мөмкин. Һәм шунда барлык уку йорты да сыя. Укытучылар дип аталганнары башка уку йортларыннан килеп укыта.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белдергәнчә, мондый югары уку йортлары балага тиешле белем бирә алмый һәм алар тиз арада ябылырга тиеш. Апрель башына Татарстанда 90нан артык вәкилчелек эшләве билгеле булса, бүгенге көндә аларның 60ы инде ябылган.
“Агымдагы елның февраль аеннан башлап югары уку йортларының вәкилчелекләре булу бетерелде. Биредә белем бирү, имтиханнар кабул итү дә тыелган. Әгәр вәкилчелекләр үз эшләрен дәвам иттерәләр икән, бу хокук бозу була һәм әлеге эш белән эчке эшләр идарәләре шөгыльләнәчәк. Ата-аналарга, абитуриентларга мөрәҗәгать итәм. Имтиханнар биргәнче, сез керергә теләгән уку йортының аккредитация узуын һәм лицензиясе булуын тикшерегез.
Бу документлар булмаса, яисә башка берәр нинди аңлашылмаучанлыклар туса, анда бармаска кирәк. Хәзер яхшы, дәрәҗәле югары уку йортларында да укырга мөмкинлек бар. Саннар моңа дәлил. Абитуриентлар саны ВУЗлардагы урыннардан күпкә азрак”, ди Наил Вәлиев.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 24 дәүләт һәм муниципаль, 14 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты бар. Аларның әле 30га якын филиаллары эшләп килә. Моннан тыш республикада 30лап Татарстаннан читтә урнашкан югары уку йортларның филиаллары бар. Югары белемнең җиңел генә сатылуы иминлек шурасында да канәгатьсезлек уятты. Шуңа күрә ул әлеге уку йортларын тикшереп хокук бозу очракларын ачыкларга кушкан. Тикшерү узды, 60ка якын вәкилчелек ябылды.
Хәзер янә бер сорау туа – анда укыган балаларга нишләргә? Министр Наил Вәлиев белдергәнчә, мондый студентлар теләкләре булса, шул ук белгечлек буенча, түләүле рәвештә, дәүләт югары уку йортларында да белемнәрен дәвам итә алалар. Әмма бер шарт белән - әгәр моңа факультет деканы каршы килми торган булса. Читтәге уку йортларының республикадагы бүлекчәләре турында Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов та, тискәре мөнәсәбәтен белдерде.
"Соңгы вакытта филиаллардагы белем бирүнең сыйфатсыз булу проблемасы туды. Күпләр канәгать түгел. Биредә белем дәрәҗәсе бик түбән. Янәсе Петербурдагы профессор интернет буенча мондагы студентларга лекция укый. Бу уңайдан минем, берничә тапкыр ата-аналар белән дә очрашканым булды. Аларга әйтәсе сүзем шул. Ата-аналар, балагызны андый уку йортларына биреп имгәтмәгез. Болай булганчы, яхшы профессиональ һөнәргә өйрәтүче техникумнарда уку кулайрак. Ник дигәндә, мондый югары уку йортларында белем юк, 5 ел укып диплом алып чыга да, “мин беркайчан да станок артына басмыйм”, дип уйлый. Шул рәвешле үз-үзен алдый. Яхшы белем 25-30 яшькә кадәр алынырга тиеш. Барлык галимнәр дә үзләренең ачышларын шул яшьтә башкара”, ди Мәгъзүм Сәләхов.
Моннан тыш ректорны соңгы вакытта һуманитар белемнәрнең артык күп өйрәтелә башлавы борчый. Укыту өчен яраксыз филиалларда техник фәннәрне укыту мөмкинлеге булмагач, күбрәк һуманитар фәннәргә өстенлек бирелә, ди ул.
“Бүгенге көндә республикада 70% һуманитар белемнәр һәм ни бары 30% кына төгәл фәннәр өйрәтелә. Бу шулай ук Татарстан икътисады үсешенә начар тәэсир ясый. Вәкилчелекләрдә күбесенчә һуманитар белемнәр, ә физика, математикага анда беркем дә өйрәтми, чөнки моңа чыгымнар күп китә”, ди Мәгъзүм Сәләхов.
Шулай итеп, Татарстан җитәкчелеге укытмыйча гына акча эшләүчеләргә каршы актив эш алып бара. Узган еллар белән чагыштырганда, абитуриентларның саны болай да кимеп бара. Алары да әле сыйфатсыз уку йортларында белем алсалар, бөтенләй якты киләчәккә өмет бетүдән курка алар.
XS
SM
MD
LG