Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Җәй җитү белән мәктәпне тәмамлаган балаларның бигрәк тә аларның ата-аналарының барлык уй-фикерләре югары белем алуга юнәлгән.

Татарстанда ничә югары уку йорты бар?
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 24 дәүләт һәм муниципаль, 14 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты бар. Аларның әле 30га якын филиаллары эшләп килә. Мондыйлар рәтендә Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт техник университетны, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын, Казан дәүләт медицина университетын атап китергә була. Моннан тыш республикада 30лап Татарстаннан читтә урнашкан югары уку йортларның филиаллары бар.
Югары уку йортларында уйдырма конкурс
Акчасыз дәрәҗәле югары уку йортлары янына якын да килмәскә кирәклеге, биредә конкурсның котычкыч зур булуы бу һәркемгә билгеле вәзгыять. Моны югарыда утырган түрәләр дә аңлый һәм соңа калып булса да бү күренеш белән көрәшергә тырыша.
Ата-аналар уку йортларында конкурс зур, ничек керәсе инде, дип борчылсалар, рәсми мәгълүматлар башка нәрсә сөйли. Аларга ышансаң хәл күпкә яхшырак. Быел Татарстан югары уку йортлары 41 меңгә якын студент кабул итергә әзер. Яртысы бюджет, калганнары түләү нигезендә. Республика мәктәпләрен исә быел якынча 30 мең бала тәмамлаган. Әмма моңа да карамастан уку йортларында әле дә конкурс зур дигән уйдырма чыгарыла. Аның кайдан барлыкка килүен министр Наил Вәлиев “Азатлык”ка болай аңлатты.
“Хәзер һәрбер бала, үзенең документларын 5-10 җиргә бирергә мөмкин. Мәскәүгә дә, Петербурга да, Казанда да берничә уку йортына копияләрен бирә дә, шуның белән керүчеләрнең саны арта. Уку йортларында да әле ул документны, факультетның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, бөтен белгечлеккә дә язып куялар. Бу конкурс белән абитуриентларны куркыталар гына. Чынлыкта исә мондый хәл юк уку йортларында”, ди Наил Вәлиев .
Казан дәүләт технология университеты алдынгылардан
Рәсми мәгълүматларга караганда бүгенге көнгә югары уку йортларга керү бәйгесе мондый хәлдә:
- Казан дәүләт университеты - 7 мең кеше гариза биргән, бәйге бер урынга 5 кеше;
- Казан дәүләт техник университеты - 6 мең гариза бирелгән, бәйге бер урынга 3 кеше;
- Казан дәүләт технология университеты - 18 мең гариза бирелгән, бәйге бер урынга 12 кеше;
- Һуманитар педагогия университеты - 3 мең гариза бирелгән, бәйге бер урынга 3 кеше;
- Медицина университеты - 800гә якын гариза бирелгән, бәйге бер урынга 2 кеше.
Сезнең ничек уйлыйсыз, Татарстанда югары уку йортына керергә җиңелме?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG