Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда АКШ консуллыгындагы атышта 6 кеше үлде


Истанбулдагы АКШ консуллыгы янында кораллы кешеләрнең полициягә ут ачуы нәтиҗәсендә кимендә 6 кеше һәлак булды.

Истанбул шәһәр башлыгы әйтүенчә, 3 һөҗүм итүче һәм 3 полиция хезмәткәре үтерелгән.

Тагын кимендә 2 кеше яраланган. Шаһитләр әйтүенчә, консуллыкның төп капкасы янына машинада кораллы кешеләр килеп полициягә ут ачкан.

Атыш берничә минут дәвам иткән. АКШ илчесе Росс Уилсон бу һөҗүмне террор гамәле дип атады һәм АКШ вәкиллекләрендә иминлекне ныгытуны соравын белдерде.

XS
SM
MD
LG