Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 000 евро татар җырчысына бирелгән


«Hello, Jurmala!»да Лилиана җырлый. Казанга Татар конгрессына Финат Газизов җибәргән фото.
«Hello, Jurmala!»да Лилиана җырлый. Казанга Татар конгрессына Финат Газизов җибәргән фото.

10 000 евро Латвиядәге бәйгедә Лилианага бирелгән. Ул татар "йолдыз фабрикасын" урыс клонына тиңләгән җырчы.

Июнь ае ахырында Латвиядәге курорт шәһәре Юрмаладагы билгеле «Дзинтари» концертлар залында «Hello, Jurmala!» атлы халыкара музыкаль телевизион бәйге узган булган. Шунда икенче урын алган Лилианага (Елена Газизова) 10 000 евро бүләк тапшырганнар.

Татарстан исеменнән чыгыш ясаган Лилиана җырчы Венера Ганиева шәкерте. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өченче курс укучысы. Аны Латвиядәге Финат Газизов “башкару сәнгатенең чыгып килүче йолдызы” дип атый. Ни өчен Латвиядәге? Чөнки Лилиана - Латвия татары. 1987 елда Ригада туган. Тик югары сәнгать белемен Казанда ала. Ул классик һәм эстрада әсәрләрен төрле телләрдә, шул исәптән татарча һәм урысча башкара.

«Hello, Jurmala!» урысларның «Фабрика звезд» кебек телевидение ярышына ошаган. Алты ай буе төрле илләрдән килгән җырчылар үзара сынау узган. Финалга Латвия, Русия, Литва, Италия, Украина, Белорусия, Армения, Казакъстан, Үзбәкстан башкаручылары чыккан булган. Алар арасыннан аерып Лилианага иң матур тавышлысы дип тә бүләк биргәннәр.

Лилиана Латвиядәге шактый бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңгән кеше. Ник ул Татарстандагы шоу-бизнес "акулалары" ясый торган, сәхнәне "салават"лар, "ландыш"лар белән тутыручы "Йолдызлар фабрикасы"нда катнашмый? "Көнлекче җырлар. Урысчадан клоннар. Ниндидер үзенчәлекле, якты, матур җырлар юк диярлек. Мин исә классиканы яратам", - ди ул Казандагы "фабрика" турында сүз катып.

Шулай ук аны Казандагы шактый татарның бер телле генә (урыс) булуы, туган телен белмәве аптыраткан. "Безнең Латвиядә күп телләр белү кабул ителгән. Мин әле татарчадан тыш, латыш, инглиз, итальян, урыс телләрен беләм. Француз телен дә өйрәнәм", дип ул "Молодежь Татарстана" хәбәрчесе Резидә Гыйззәтуллинага сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG