Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:42

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар татар теленең киләчәк язмышы турында фикер алыша.

Римзил Вәли. 27 июньдә Татарстан дәүләт Шурасының пленар утырышында “Татарстан халыклары телләрен саклау, үстерү турында” канунның яңа редакциясе һәм дәүләт программасының үтәлеше мәсьәләләре каралды. Монда хөкүмәт хисап тотып, депутатлар программаның үтәлешенә бәя бирде, президент бәхәстә катнашып, үзенең фикерләрен әйтте. Гомуми нәтиҗә: эшләр зур гына алып барылса да, проблемалар да җитәрлек. Берәүләр, тел инде ул үзе теләгән кешегә генә кирәк, кирәк булмаса, кеше сөйләшми, дип белдерә. Икенчеләре, дәүләт барысын да үзе эшләп, безнең авызга каптырырга тиеш, мәҗбүр итәргә тиеш, ди.

2004-2013 елга төзелгән программаның үтәлеш вакытының яртысы үтеп киткән. Икенче яртысында тагын нәрсә эшләнәдер, сессиядәге бәхәсләр һәм кискен проблемалар хәзергә матбугатта чыкмады. Доклад темасы, президентның чыгышы, депутатларның әйткән фикерләренең нигезләре әлегә мәгьлүм түгел. Шулай да, халыкка һәр әйтелгән сүз таныш та кебек.

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашалар: академик, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиев, хөкүмәтнең телләр үсеше һәм мәдәният бүлеге хезмәткәре Фирая Шәйхиева, Казан муниципаль шәһәр башкарма комитетының милли мәсьәләләр бүлеге мөдире Гөлназ Исмәгыйлова.

Шушы сессия үткәч, кыска гына булса да мәгьлүмәтләр булды. “Ватаным Татарстан”да билгеле журналист Риман Гыйлемханов депутатларның бәхәсле фикерләре, сөйләшүнең төп нәтиҗәсе - көрәш дәвам итә, бернәрсә дә эшләнмәгән, көрәшчеләр кирәк, дип язып чыкты. Ә кем белән һәм нинди юнәлештә көрәшергә? Фәнни яктан әйткәндә, шушы гамәлнең өстенлекле юнәлешләре нәрсәдән гыйбарәт? Менә шушы турыда компетентлы, әзерлекле, гыйьлми кешеләрнең фикере нинди икән?

Мирфатыйх Зәкиев. Бу чыннан да бик зур мәсьәлә. Тарихка әйләнеп карасак, Русиядә 19нчы гасыр ахырында 50 елдан татар теле бетәчәк, Дәүләт Думасы “Русия тик руслар өчен генә” дип, милли мәктәпләргә бер тиен дә акча бирмәскә дигән кануннар чыгарды. Һәм шуңа җавап итеп, безнең шул чордагы байларыбыз үз хисапларына мәктәпләр, мәдрәсәләр ачып, үз балаларын укыта башлады.

Һәм 1912 елда, Ленин революцияга килер алдыннан милләтләрнең үсү проблемасын тикшереп, шундый нәтиҗәгә килә: 1870-1910 елларда иң алга киткән милләтләрнең берсе – татарлар була. Чөнки татарлар газета-журналлар чыгарган, китап-дәреслекләр язган, мәктәп-мәдрәсәләре булган бик нык алга киткән һәм алга үсеп баручы милләт була. Менә күрәсез, 20нче гасыр үтеп, 21нче гасырга кердек, әмма барыбер “тел бетә, халык бетә” дигән проблеманы күтәреп–күтәреп алабыз.

Ләкин, икенче яктан, 1920 елда дәүләтебез төзелде. Шул дәүләт бөтенләй үк мөстәкыйль булмаса да, татар халкын саклау, үстерү проблемаларын үз кулларында тотып алып бара. 20нче гасырның 90нчы елларыннан соң бу мәсьәләнең куелышы да үзгәрде, ул дәүләт тарафыннан алып барыла торган булды. 1991 елда СССР таркалгач, Русия үзе таркалып китмәсен өчен, бу мәсьләләргә ачык күз белән карый башлады һәм милләтләрне үстерү проблемасын шулай ук алга китереп куйды. Анда каршылыклар юк иде, бары 2007 елда гына Путин кул куйган 309 нчы канун бар, анда 2009 елдан башлап милли компонентларны бетерергә диелгән. Ләкин дәүләт думасының яңа состав депутатлары моңа каршы киләләр, бу канун көчендә калмас, дип уйлыйм.

Фирая Шәйхиева. Әгәр дә Татарстан дәүләт шурасының депутатлары бу мәсьәләне дәүләт думасының парламент утырышында карарга барып җиткәннәр икән, димәк бу мәсьәләне тикшерү һәм Татарстанның үз позициясендә нык торуы әле дәвам итә дигән сүз. Һәм Татарстан кергән үзгәрешләрне юк итеп, киредән уку стандартларында милли төбәк компонентларын тулы рәвештә кайтару юлын таләп итә. Безнең бу мәсьәләләрне куюда әле нокта куелмаган һәм менә монда көрәш дигән әйберне кулланып була, чөнки чыннан да бу бер көрәш формасын алды.

Римзил Вәли. Башка төбәкләр дә кушыла микән бу көрәшкә?

Фирая Шәйхиева. Башкортостан нык позициядә тора, моны чувашлар да, марийлар да хуплый, милли төбәкләрнең барысы да хуплап килә.
Мирфатыйх Зәкиев


Мирфатыйх Зәкиев. Миңа Мәскәүдә шушы милли төбәк компонентын тыючы канунны тикшерүдә катнашырга туры килде. Бу сөйләшүдә Башкортостанның яңа депутатлары гына бар иде. Кызганыч, Татарстан депутатлары башка җыелышта иде. Башкортстаннан Мурат Киекбаев болай дип белдерде: “Без думаның иске составы тарафыннан кабул ителгән бу законга каршы көрәшәчәкбез”.

Әле мин күптән түгел Башкортостанда узган бер конференциядән кайттым. Анда да шул ук мәсьәләләр каралды. Башкортстан да шушы мәсьәләләрне безнең белән бергә күтәрә. Минемчә, Русия Европа берлегенә тели икән, ул “Европейская хартия региональных языков или языков меньшинств” дигән канунны үтәргә тиеш. Шушы хартиядәге таләпләрне Русия үтәмәсә, ягьни милли азчылыкларны үстерү юлына ныклап басмаса, аны Европа берлегенә кертмиләр.

Гөлназ Исмәгыйлова. Көрәш турында әйткәндә, бу юнәлештә яшьләр бик актив эшли. Милли төбәк компонентын кире кайтаруны таләп итеп яшьләр оешмасы пикетларга чыга башлады. 27 июньдә үткән сессиядә президентыбыз, халык белән эшләргә кирәк, дип әйтте.

Бүген бит ата-аналар балаларын татар мәктәбенә бирми башлады. “Татар теле бетәчәк икән, татар мәктәбенең киләчәге юк. Минем балам татарча укыганга күрә, бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаячак”, дип татар мәктәбендә балалар бирү саны кими башлады. Минемчә, көрәшнең бер төре – ата-аналарның аң, белемнәрен арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк.

Этно-региональ компонентны бетерү белән берлектә оптимальләштерү проблемасы да бар. Казанда моңа кадәр 47 татар мәктәбе эшләгән булса, үткән ел ул сан 5 кә кимеде, хәзер 42 мәктәп бар. Оптимальләштерү мәсьәләсендә татар классларында балалар саны 25кә берничек тә җитә алмый. 5 мәктәп ябылды, ләкин андагы татар балалары татар телендә укуларын саклап, икенче мәктәпләргә кушылдылар. Әгәр дә бүгенге көнгә кадәр татар мәктәпләрендәге татар классларында укучылар саны 18 дип норматив итеп билгеләмәсәң, мәктәпләрнең кимүе барачак.

Римзил Вәли. 18 бала булырга мөмкин дигән карарны кем кабул итә?

Гөлназ Исмәгыйлова. 26 июньдә Казан шәһәре думасы депутатларының сессиясе узды. Анда телләр турындагы шәһәр программасының 2008 елдагы үтәлеше каралды. Анда шәһәр депутатлары татар мәктәпләрендәге татар классларындагы укучылар санын 18 итеп билгеләүне тәкъдим итте. Сессиядә депутатлар тарафыннан шундый тәкьдим яңгырады. Әлегә шуның нәтиҗәсен көтәбез.

Римзил Вәли. Әгәр дә 18 булса, мәктәпләр ябылмаячак, ә бәлки ачылачак.

Фирая Шәйхиева. Бу татар мәктәпләрен саклап калу мөмкинлеген арттырачак, чөнки балалар саны 25 булмагач, классларны берләштерәләр. Классларны гына түгел, ике мәктәпне дә берләштерәләр, шуңа мәктәпләрнең саны кими бара.

Римзил Вәли. Татар мәктәпләренең кимү сәбәбе татар хатыннарының бала тудыру йортына сирәгрәк йөрүендәдер дигән тәэсир кала. Ничек инде татар кими? Ул бит күпләп үрчи торган халык.

Фирая Шәйхиева. 90нчы елларда без татар мәктәпләрен ачарга тырыштык, классларда балалар саны 15-18 дән ачылды. Аннан соң, 1990 елларда балалар туу кимеде, гомумән, татар балалары гына түгел. Хәзер исә мәктәпләргә керүче балалар саны кимүе күзәтелә.

Римзил Вәли. Шул 25 шәр баланы җыю проблемамы?

Фирая Шәйхиева. Аз җыелалар, шуңа күрә мәктәпләрдә кыскартылулар бара. Ул безнең татар мәктәпләренә генә кагылмый, ләкин татар мәктәпләренә ата-аналар үз балаларын әз бирәләр. Татар балаларының 37% гына үз ана телендә тәрбия ала, калганнары рус мәктәпләрендә белем һәм тәрбия ала.

Римзил Вәли. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында бу хәл ничек тора? Мәктәпләр кимиме, ябыламы һәм ни сәбәптән ябыла?

Фирая Шәйхиева. Бүгенге оптимальләштерү процессында мәктәпләрнең ябылуы мәгьлүм. Хәзер сорауны болай куярга мөмкин: мәктәбе булмаган татар авыллары күпме булачак? Күпме татар авылы бөтенләй мәктәпсез калырга мөмкин? Бүген оптимальләштерү нинди процесс белән бара? Балалар саны әз булганлыктан урта мәктәп төп мәктәпкә әверелә. Төп мәктәп башлангыч мәктәпкә кала. Мәктәпсез авыл нинди авыл булачак һәм аның киләчәге бармы? Менә сораулар өстендә уйларга кирәк. Әйтергә кирәк, безнең барлык мәктәпләребездә дә, бөтен норматив актлар, законнарыбыз нигезендә, татар теле дәрес буларак укытыла. Татарстанда һәрбер баланың кимендә ике телле булуы – ул көн кебек ачык.

Римзил Вәли. Бу бик ачык түгел, чөнки кайбер балалар туган телләрен, яки татар телен белми.

Фирая Шәйхиева.
Монысы инде көрәш дигән әйбер. Хәзер оптимальләштерү проблемалары турында. Әгәр дә Казан шәһәрендә ябылган 30нчы ирләр лицеен 27нче татар гимназиясенә күчерәләр икән, бу бер мәсьәлә. Алар анда укуларын татар телендә дәвам итәчәкләр. Әгәр дә татар авылындагы мәктәпне күрше зуррак рус авыл мәктәбенә күчерсәләр, 30-40 балага татар телендә белем бирү юкка чыгачак.

Римзил Вәли. Казанда мондый хәлләр булганы бармы?

Гөлназ Исмәгыйлова
Гөлназ Исмәгыйлова. Юк. Әле әйтеп үтелгән 5 татар мәктәбендәге укучылар, шулай ук татар телендә белем бирүче мәктәпләргә күчерелде. Күп вакыт андый мәктәпләр өчен иске балалар бакчалары биналары бирелә иде, шуңа күрә аның спорт залы юк, актлар залы юк. Шуңа да материаль яктан мөмкинлекләр чикле бу мәктәпләрнең. Элек-электән безнең байлар үзенең байлыгының бер өлешен мәдрәсә һәм мәктәпләр ачуга биргән. Бүгенге көндә ни өчендер безнең татар байлары арасында бер дә меценатлар юк. Бер генә татар бакчасы ачсыннар иде. Мин аена бик зур бәя түли торган рус бакчаларын беләм. Әмма татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчаларының яхшы биналары бик сирәк.

Римзил Вәли. Яһүт мәктәпләре дә дәүләт хисабына түгел, яһүт җәмәгатьчелеге һәм эшкуарлары хисабына яши. Димәк, узган гасыр башындагы татар эшкуарларының милли үзаңы белән бүгенге эшкуарларның үзаңы җир белән күк арасы дигән сүз.

Гөлназ Исмәгыйлова. Татар эшкуарларында үз милләтенә карата милли аңнары артса иде. Бәлки безгә халыкта милләткә һәм туган телгә хөрмәт уятуда күбрәк эш алып барырга кирәктер.

Римзил Вәли. Ул эшкуар үзе дә ярым русча сөйләшсә, рус газеталарында татар файдасына яки татар теле турында язмасалар, ул эшкуарның үзаңы кайсы якка таба борыла? Әлбәттә, ул Мәскәүдән рус ансамбле чакыртып, балаларына кычкырту турында кайгырта.

Фирая Шәйхиева. Бүгенге көндә барлык дәүләт органнарында хат бар. Анда, ни өчен Казан шәһәрендә уздырылган соңгы кыңгырау бәйрәмендә бер генә дә татар сүзе булмады, диелгән. Нидән тора ул? Шул көрәшнең бер алымы буларак. бәлки җитәкчеләрнең үзләренең аңнарындагы көрәшне алып барырга кирәктер.

Римзил Вәли. Казан шәһәренең бер зур җитәкчесе: “Мин 5 мәктәп япмыйм, мин яңаны төзергә телим”, дигән. Бәлки, зур җитәкчеләргә бу мәсьәләне әйтеп торучы кирәктер.

Фирая Шәйхиева. Ярдәмчеләр мәгьлүмәт биреп торуга калгач булмый инде. Беренче чиратта, бары тик чын йөрәктән бу әйберләрне белү, аңлау, аларны чишергә теләк булырга тиеш.

Мирфатыйх Зәкиев. Телне барлык яктан да куллануны алга куярга кирәк. Әйткәнемчә, мин күптән түгел Башкортостанда узган бер конференциядә катнаштым. Андагы программалар, материаллар иң элек башкортча языла, аннан соң инде русча. Безнең татар телен саклау турындагы бүгенге конференциянең программасына игътибар иттем, анда бер генә дә татар сүзе юк. Моны мин игьтибар җитмәүдән килеп чыга дип уйлыйм. Шулай ук игътибар җитмәү аркасында, без ата-аналарны тиешенчә тәрбияли, татар телен саклау проблемасын куя алмыйбыз.

Мин Мәскәүдә булганда 309нчы канунның кабул ителү сәбәбен дә аңлаттылар. Руслардан түгел, ә төрле милләтләрнең ата-аналарыннан бик күп хатлар килгән. Анда “Күбрәк рус телен укытыгыз, үзебезнең телне укытып, бик күп вакыт алалар, шуның өчен рус теленә зыян килергә мөмкин, чөнки балаларның рус телендә бердәм дәүләт имтиханнарын да бирәсе бар” диелгән.

Римзил Вәли. “Идя навстречу пожеланиям трудящихся” дип әйтелә иде ул элек.

Мирфатыйх Зәкиев. Хәзер дә шулай. Халык арасында тәрбия булмаган. Бу тәрбияне безгә министрлар кабинеты, президент аппараты, фәннәр академиясе белән бергә дәүләт шурасы белән уртага куеп сөйләшеп, оештыру юлларын эзләргә кирәк.

Фирая Шәйхиева. Мин гел шул турыда уйлыйм. Менә районнарга чыгасың, укучылар белән очрашасың. Гади генә сорау бирәм:
- Балалар, 20-30 елдан сезнең район үзәгендә татарча сөйләшә торган ничә кеше калыр икән?
- Апа, күп була инде алар, диләр.
- Ә кемнәр була соң алар? Дәү әтиләрегез, дәү әбиләрегез булмый инде ул вакытта. Ә сез ничек сөйләшәсез?
- Безнең балаларыбыз сөйләшер.
- Үзегез сөйләшмәгәч, балаларыгыз ничек сөйләшә соң?
- Без ул турыда уйлаган юк бит әле, диләр.

Беренчедән, шушының турында яшьләрне уйландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ярый, яшьләр оешмасы пикетлар уздыра. Пикет, демонстрация белән генә тәрбия бетми. Халыкны уяту өчен пикет, митинг заманасы үтте кебек. Кирәкме алар бүген? Алар нәрсә бирә бүген?

Гөлназ Исмәгыйлова. Пикет, митингтан тыш Казан шәһәренең телләр турындагы программасы үз эченә күп кенә матур чаралар алган. Шул программаның башлангычы “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре актив рәвештә эшләп килә.

Быел беренче тапкыр югары уку йортлары һәм махсус белем бирү уку йортлары студентлары арасында “Татар теленең кулланышы һәм киләчәге” дигән темага студентларның фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференция эшендә 15ләп югары уку йортыннан студентлар катнашты. Төрле-төрле тематикага чын татар телендә эзләнү эшләре язылган иде. Яшьләрнең киләчәге өметле дип әйтәсем килә. Күз буяу өчен генә язылган эшләр түгел иде алар.

Римзил Вәли. Президентыбызның “Кем комачаулый автобус-троллейбусларда татарча игьлан итәргә? Карары да бар, акчасы да бүленгән”, дигән иде. Хәл итеп була микән бу мәсьәләне?

Гөлназ Исмәгыйлова. Трамвай-троллейбусларда әлә без күптән түгел махсус йөреп чыккан идек. Анда сөйләүләр ике дәүләт телендә дә алып барыла. Аларны “Татарстан Яңа гасыр” телевидениесе дикторлары матур итеп яздырганнар. Яңа транспорт реформасы буенча яңа автобуслар кайтарылды, аларда автоинформаторлар системасы куелган диләр, ләкин алар гамәлгә кертелмәгән әле. Аның өстендә эшлибез.

Римзил Вәли. Транспортта татарча игьлан итү ул бит үзенә күрә дәрес.

Фирая Шәйхиева. Әйе. әлбәттә үзенә күрә дәрес һәм аны һәрбер кеше кабул итә. Президент моны 27 июнь көнне сессияда өзеп әйтте. Ул инде көне билгеләнеп үтәлергә тиеш. Казан инде моңа игьтибар итмичә калырга мөмкин түгел. Бүген ул президент исеменнән йөкләмә кебек төште. Электротранспортта андый проблема бөтенләй юк дип әйтергә була, ә автобус паркына килгәндә, автобусларда бу эшне башкару булырга тиеш.

Римзил Вәли. Шулай итеп, көрәш - ул федераль үзәкнең кайбер консерватив, гадел булмаган кануннары белән көрәш, үзебезнең арадагы аңлату-аңлашылмаучанлык белән көрәш, идарә эшендә эшләнмәгән эшләрне төгәлрәк итеп үтәүне көрәше бар инде. Менә бу көрәш дигәндә, өмет, рухи көч җитәрлекме соң бездә?

Фирая Шәйхиева. Көрәшнең монда иң төбе, бүгенге көндә, һәрбер кешенең үзенең аңындагы көрәш булырга тиеш. Әгәр дә бүген сүзне башлаганда, татар әти-әнисе үз баласын татар мәктәбенә бирмим дип аяк терәп тора икән, “татар теле дәресләре күп, рус теленә вакыт җитми” дип Мәскәүгә хат яза икән, бүгенге көндә көрәшнең иң алгы сызыгы - ул татарның үзенең аңындагы көрәш булырга тиеш.

Римзил Вәли. Бу журналистларга да кагыладыр инде ул. Ни өчендер без татар газеталарында, радиосында үзара сөйлибез. Гомуми рус телле татарлар карый торган каналларда бу турыда күрсәтү, татар телен белүчеләрне каһарман итеп күрсәтү сизелми. Димәк, әле үзаңны тәрбияләү механизмы мәгариф һәм мәгьлүмат системасында бик көчле кулланылмый.

Фирая Шәйхиева.
Римзил әфәнде, менә ничә еллар дәверендә рус тапшыруларына үзебез махсус заказ биреп, рус телендә тел мәсьәләсе буенча сөйләшүләр оештырып килдек. Исегездәдер, “Перекресток судеб” дигән тапшыру бар иде. Анда да шушы проблемаларны күтәрдек.

Римзил Вәли. Димәк, арттырасы гына бар андыйларны.

Фирая Шәйхиева. Арттырасы бар һәм җитәкчеләр үзләре, инде кемнәрдер өстән төшереп түгел, ә ихластан шундый программалар куймыйлар. Ни өчендер бүген мәгьлүмат чаралары бу проблемаларда тәнкыйть юлына басырга тырышалар. Ә ни өчен соң без бу өлкәдә алдынгы фикерле булучыларны күрсәтмибез? Татар үзен мактарга да курыккан кебек кенә бара. Тизрәк тәнкыйть итик тә, шуның белән бетте безнең эшебез.

Гөлназ Исмәгыйлова. Мәктәпләр турында сүз барганда, өстәп шуны әйтәсем килә, татар мәктәпләрендә укыган балалар арасында милициягә эләккән, тәртип бозган бер генә очрак та булмый. Ул балалар барысы да тәрбия ягыннан аерылып тора бит.

Римзил Вәли. Тарту, эчү, наркомания бармы алар арасында?

Гөлназ Исмәгыйлова. Андый нәрсәләрне, алла сакласын, ишеткән дә юк. Бәлки алар рус телен белеп, зур кешегә әйләнерләр. Ә әгәр дә балаң тәрбияле булмаса, аның нигә бик аңлы булуы? Көткәнебез, өметебез балаларда бит. Бездә бит бер генә теләк - үзебезне картайган көнебездә әти-әни дип өзелеп тора торган җанлы балалар үстерү. Әгәр дә шундый балалар тәрбияли алсак, алар ЕГЭсын да яхшы тапшырырлар, институтын да бетерерләр. Бәлки татар мәктәпләрен, гимназияләрне күбрәк рекламалау җитмидер.

Римзил Вәли. Безнең идеал - өч телле яңа буын кешеләре: туган тел, федераль тел һәм халыкара телләрнең берсе. Шушы өч телле булса, татар теленә урын бар бит инде һәр кешенең күңелендә? Өч телле киләчәк буынның булуына ышанасызмы, юкмы?

Гөлназ Исмәгыйлова.
Мин үзем оптимист, циркульга таянган шикелле, циркульның төп таягы туган тел булсын иде, ә калган телләр циркульның әйләнә сызган сызыгы шикелле, туган тел янында булса иделәр.

Фирая Шәйхиева. Бүгенге яшьләрнең өч тел арасында ана телләре булу, татарлар өчен татар теле булу максат итеп һәм үзләренең язмышлары өчен мәҗбүри шарт итеп куйсыннар иде.
XS
SM
MD
LG