Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төньяк Кореяга азык-төлек ярдаме китерде


Төньяк Корея рәсми хәбәр агентлыгы Русиядән азык төлек ярдаме килүе турында белдерде.

Ул йөк тимер юл аша дүшәмбе көнне төньяк-көнбатыштагы Синуижу шәһәренә килеп җиткән.

Азык-төлек БМОның Дөнья азык төлек программасы кысаларында китерелгән.

Русия Төньяк Корея беректәшләренең берсе һәм Пхеньянны атом программасыннан баш тартырга күндерү максатындагы 6 яклы сөйләшүләр әгъзасы.

Төньяк Корея узган айда Кушма Штатлардан да азык-төлек ярдаме ала башлады. АКШ Пхеньянга 500 мең тонна азык-төлек ярдаме вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG