Accessibility links

Әфганстан азык-төлеккә 400 миллион доллар сорый


БМО һәм Әфганстан хөкүмәте авыр хәлдә калган 4.5 миллион әфганны ашатырга ярдам итү өчен 400 миллион долларлык азык-төлек сорап мөрәҗәгать итте.

БМО белдерүендә дөньяда азык төлек бәяләре арту һәм илдәге корылык нәтиҗәсендә 450 мең гаилә авыр хәлдә калды диелә.

Соралган акчалар шулай ук эчәр суга, һигиена шартларын яхшыртуга һәм авыруларга каршы чаралар күрүгә тотылачак.

XS
SM
MD
LG