Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби хезмәттән таякка таянып кайталар


Уфа янында хезмәт иткән бер егет гарипләнеп хезмәттән азат ителгән.

Ул Воронеж өлкәсеннән чакырылган Артем Рабоволик. Егетне өлкән чакырылыш хезмәттәшләре кыйнап, урамга теләнергә чыгара торган булганнар. Хезмәттәшләре гел генә аның аягына типкән, егетнең аягы шешеп хастаханәгә салынган иде. Егетнең кан тамырлары бозылу сәбәпле, ул хәрби хезмәттән азат ителде. 8 июль Артем Рабоволик таякка таянып туган ягына кайтып китте.
XS
SM
MD
LG