Accessibility links

Бигновның җиңүе


Башкортстанның берләшкән оппозициясе башы Рамил Бигнов “Гадел Русия” фиркасенең төбәк җитәкчесе Александр Сидякинны җиңде.

Эш шунда, Сидякин 2006 елда 90нчы елларда “Халык” инвестиция фондына акча салып алданучыларны оештырып Бигновка каршы күтәргән иде. Сидякин “Халык” фонды артында Бигнов тора дип, аннан урланган акчаларны кайтаруны таләп итте. Фондтан алданганнар Рамил Бигнов офисы алдында урам җыеннары уздырды, аны җирле телевидение, газеталар халыкка җиткерде.

Рамил Бигнов бу гәепләүне нигезсез дип, Сидякинны мәхкәмгә биргән иде. Агымдагы елның маенда Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Сидякиннан Бигнов файдасына 350 000 сум акча түләтү турында карар чыгарган иде. Сидякин моның белән ризалашмый республиканың югары мәхкәмәсенә бирде. 9 июль югары мәхкәмә бу эшне карап, Ленин районы мәхкәмәсе карарын көчендә калдырды. Шул ук вакытта Рамил Бигнов Сидякин шартлы бер сум акча бирсә дә җитә дип белдерде. Аның сүзләренчә, эш акчада түгел, ә гадел исемне кайтару турында бара.

Рамил Бигнов үзенә каршы урам җыеннарын яктырткан телевидение һәм газеталарны мәхкәмгә бирәчәген дә белдерде.
XS
SM
MD
LG