Accessibility links

Ике рәсем: 40 ел аерма, бер уртаклык


Шул ук өстәл, әмма гаскәрләр башка...1968 елда Прагада имзаланган килешү Чехословакиядә элекке СССР гаскәрләре турында иде. Бу юлы Чехиягә хөкүмәт фатихасы белән АКШ көчләре килә ала.

1968 елда Советлар берлегенең Министрлар Шурасы рәисе Алексей Косыгин һәм элекке Чехословакия премьер-министры Олдрих Черник илдә совет гаскәрләрен урнаштыру турында килешүгә кул куйды. Ул чакта кулланылган өстәл генә түгел, бу юлы Чехия һәм АКШ тышкы эшләр министрлары Карл Шварценберг һәм Кондолиза Райс утырган урындыклар да шул ук 40 ел элекке урындыклар була ала, дип фаразлана.

Чехиянең тышкы эшләр министрлыгы, бу вак кына, әмма кызык әйбергә игътибар иткән журналистларга, “бөтен килешүләр дә шушы өстәлдә имзалана, тарихта ниләр булганы өчен без җавап тота алмыйбыз”, дип җавап бирде.

1968 елның августында Чехословакиягә меңләгән совет гаскәре кертелде. Бу оккупация 20 ел дәвам итте. Ул чакта Чехословакия җитәкчелеге Мәскәүдән совет режимына каршы булганнар белән көрәшергә ярдәм сорады, диелде. Әмма асылда гаскәр кертү карары Мәскәүдә кабул ителгән иде.

Сишәмбе (8 июль) Чехиянең Брды шәһәре янында 250гә кадәр американ гаскәриен урнаштыру турында килешү төзелде. Алар төзеләчәк радар корылмасын карап торачак.

Килешү имзалау өстәле шул ук булса да, 1968 ел белән аерма шунда - бу юлы килешүгә ирекле фикер алышу шартларында ирешелде. Радар турындагы шартнамәне әле ике илнең парламентлары да хупларга тиеш.
XS
SM
MD
LG