Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Шунлыктан көзгә газета-журналларга язылучылар санын киметергә мөмкин. Мондый хәл Татарстанда гына түгел, бар Русия буйлап күзәтелә.

Норлатта “нәрәт” биреп яздыралар
“Безнең өстән бирелгән күрсәтмә бар. Теге ярты еллыкка да, монсына да 40 мең иде. Шуны арттырмыйбыз да, киметмибез дә”, дип башлады сүзен Татарстанның Норлат район почтасында газета һәм журналларга яздыру өчен җаваплы Миңзилә Шәяхмәтова. Арттыруга килгәндә, Шәяхмәтова сүзләренчә, бу куркыныч янамый һәм, мөгаен, киләчәктә дә янамас. Язылучылар санын киметмәү фәрманын аларга өстән, бу очракта Казаннан була инде, “Татарстан почтасы” идарәсеннән бирәләр икән.
Башка районнар да халык санына карап үз “нәрәтен”, ягъни күрсәтмәсен алуны да кире какмады Шәяхмәтова. “Нәрәт” дигән сүз кайберәүләргә аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Күмәк хуҗалык, колхоз заманнарында бригадир җигүле атка утырып, өйдән-өйгә йөреп, кемгә печән чабарга, кемгә борчак әйләндерергә, кемгә ашлама чыгарырга икәнен әйтеп, “нәрәт”, ягъни разнарядка биреп йөри иде. Авыл хуҗалыгы тармагын, Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан яхшы ук саклап калган республика буларак, “нәрәт бирү системасы” почта хезмәтенә дә яхшы ук береккән күрәсең.
Почта хезмәткәрләре ялына, ялвара
Билгеле булганча, авыллардагы халык газета һәм журналларга язылырга ашкынып тормый. Дөньясы да көннән-көн кыйбатлана, телевизордагы кайсы каналны гына ачма “сабын операларын” хәтсез. Хәзер һәр гаилә көтүен каршылап, сыерын савып, ашап-эчкәч әнә шуларны карарга утыра. Яшьләрнең һәм урта буынның матбугатка артык исе дә китми башлады. “Һәрбер почта хезмәткәре авыл кешесенең кайчан акчасы була, кайчан пенсия килгәнне белә. Менә шулай кыстап, ялынып-ялварып яздыралар инде”, ди Миңзилә Шәяхмәтова. Өстәге күрсәтмә, күрәсең, авылдагы почта хезмәткәренә дә җитә. Авылның эш урыннарына кытлык кичерүен дә исәпкә алсак, алар “район нәрәтенә” каршы тора алмый. Урныңнан китәсең килмәсә планны үтәргә кирәк. Аннары кайбер басмалар яхшы яздыручыларны бүләкләп тә куя. Бу гадәти хәл.
Мисал өчен, Норлатның үзенең район газетасына 10 мең кеше язылырга тиеш. “Нәрәт” шулай бирелгән. Әбүнә вакытында яхшы эшләгән, район газетасына яхшы яздырганнарга телевизор биргән очраклар да булгалаган. Район газетасыннан кала, Норлат якларында “Татарстан яшьләре”, “Вечерняя Казань” газеталары халык арасында иң үтә торган басмалар икән. 2008 елның икенче ярты еллыгына анда республиканың рәсми саналган “Ватаным Татарстан”га язылучылар да арткан.
Мәҗбүри яздырганны халык укыймы?
Билгеле булганча, соңгы вакытта Татарстан җитәкчеләре, бигрәктә үз басмаларын халыкка күбрәк укыту турында сүз алып барды. Халык уку дигәннән, хәзер районнардагы төрле оешмаларны мәҗбүри яздыру да шул исәпкә керә бит. “Ватаным Татарстан”га бу ярты еллыкка язылучылар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2000-гә арткан. Әлеге басманың баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, башка елларда җәйге абунә чорында язылучылар саны 10-15%ка кимегән булган. Быел исә, хөкүмәт газетасын алдыручылар саны арткан.
Миңназыйм Сәфәров
“Татарстанда ике телдә чыга торган дәүләт газетасын алдырмаучы оешмалар да җитәрлек иде. Миңа калса, күптән мәҗбүри итеп куярга вакыт иде. Чөнки, без бер эшне эшлибез. Дәүләт сәясәтен халыкка, җитәкчеләргә җиткерү белән шөгыльлләнәбез. Шуңа күрә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр тарафыннан алдыру мәҗбүрияте булырга тиеш иде. Миңа калса, оешмалар күбрәк алдыра башлады”, ди Миңназыйм Сәфәров.
Басмалар саны кимегән дигән сүзләр дә бар
“Шәһри Казан” да 15%-ка артты дип белдерә, баш мөхәррир Мансур Мортазин. Арту сәбәбенең берсе- рекламага акча кызганмаган алар. Баш мөхәррирләр арасында, гомумән алганда, узган ярты еллык белән чагыштырганда республикадагы татар телендәге газеталарга язылучылар саны кимегән дигән сүзләр дә йөри. “Татарстан почтасы” халыкның кемгә ничек язылуы турындагы саннарны бирми. Сер итеп саклый. “Редакцияләр белән килешү шулай”, дип аңлаттылар әлеге оешмадан.
Раиф Усманов
Язылу дигәннән, монда бер әйбер белән бутамаска кирәк. Сүз нәкъ яздыру турында бара. Чөнки күбесе гомум тиражга киоскларда сатуга бирелгәнне дә күрсәтә. Нәкъ менә язылучылары иң күп булган исемлек башында шәхси газета “Ирек мәйданы” тора. “Җәй җиткәч барыбер халык бакча ди, табигать ди, ял ди. Язгы язылу чорында күп газеталарда тиражлар гадәттә арта, ә көз көне кими ул. Ләкин без бу кагыйдәдән моңарчы искәрмә булып килә идек. Соңгы ике елда яз көне дә арттык, көз көне дә арттык”, ди “Ирек мәйданы”ның баш мөхәррире Раиф Усманов. Бу юлы язылучылар 400-гә кимегән. 32.870-кә якын.
Мәскәү басмаларының Татарстандагы хәле билгесез
“Татарстан почтасы” идарәсенең әбүнә өчен җаваплы хезмәткәре Фәния Фәгъмиева исә, Татарстан басмалары кимемәде дип кенә әйтте. Ә менә Мәскәүдә чыга тоган газета-журналларны Татарстанда алдыручылар саны кимегән. Бу хәлне ул язылуны оештыру ширкәтләренең алардан кала Казанда тагын бер бишләп булуы белән аңлатты. Бу ширкәтләрдә язылу бәяләре “Татарстан почтасы”ныкы белән чагыштырганда күпкә арзан булганга халык укый торган Мәскәү басмалары аларга китә икән. Әбүнә тендоры үткәргән вакытта да күпчелек очракта “Татарстан почтасы”ның оттыруын яшермәде.
“Без үзәк агентстволар белән эшлибез. Редакцияләр менә бу үзәк агентстволар белән килешү төзи. Ә альтернатив хезмәтләр редакцияләр белән турыдан-туры эшли. Шуңа күрә аларның арзанрак була”, ди Фәния Фәгъмиева. Бу көндәш ширкәтләрнең кемне күпме яздыруы турында мәгълүмат табып булмау турында да әйтте ул.
Русиядә газета-журналларга язылу кими
Ә гомүмән алган вакытта, Русиянең дәүләт статистика хезмәте белдерүенчә, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда быел шушы вакыт эчендә илдә газета-журналлар тарату 6,7 процентка кимегән. Почта тарифларының үсүе менә бу хәлгә китергән.
Республика басмаларын исә, “Татарстан почтасы” аша укучыга җиткерү бәяләре элеккечә калган. Әмма әлеге идарә башлыгы урынбасары Олег Баранов менә-менә артуны да кире какмады. “Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Проблема республика басмаларына кагыла. Киңәшләшү кирәк. Ул бер атна эчендә билгеле булачак”, диде Баранов.

XS
SM
MD
LG