Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Райс АКШның үз беректәшләрен яклыячагын белдерде


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Иран АКШның үз беректәшләрен мөмкин булган һөҗүмнәрән яклыячагына шикләнмәскә тиеш диде.

Райс моны Грузия башкаласы Тифлистә чыгыш ясаганда әйтте.

Кичә Иран Израильгә барып җитә алырдай ракеталар сынады.

Бу сынаулар Иранның атом программасына бәйле халыкара киеренкелек арткан чорга туры килә. АКШ һәм аның көнбатыш беректәшләре Тәһран атом коралы ясарга тели дип борчыла.

Райс чыгышыннан соң күп тә үтмәстән Иран дәүләт телевидениесе бүген Фарсы култыгында яңа ракета сынаулары үтүен хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG