Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай: Олимпиадага каршы террорчы төркемнәр фаш ителде


Кытайның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары киләсе айда үтәчәк Пекиң Олимпия уеннарында тәртипсезлекләр оештырырга теләгән 5 сугышчан төркем фаш ителде дип белдерә.

Синҗаң уйгыр автоном өлкәсе башкаласы Өремченең полиция башлыгы бу елның беренче яртысында өлкәдә 82 кеше тоткарланды диде.

Чәршәмбе көнне дәүләт телевидениесе җиһад башларга җыенуда шикләнелгән 5 уйгырның атып үтерелүе турында хәбәр итте.

Быел Пекиң Синҗаңның бәйсезлеге өчен көрәшүче сепаратист төркемнәр Олимпия уеннарына каршы террор һөҗүмнәре ясарга тели дип белдрегән иде.

Хокук яклау оешмалары мондый белдерүләр тыныч протест белдерүчеләрне бастыру өчен кулланыла ди.

XS
SM
MD
LG