Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Самар Мәскәү вакытына күчмәкче


Самар өлкә думасы депутатлары гадәттән тыш утырышта өлкә хөкүмәтенең өлкәне Мәскәү вакытына күчерү эшен әзерләү тәкъдимен хуплады.

Утырыштан соң дума рәисе Виктор Сазонов парламент әгъзалары бу мәсьәләгә бик җитди карый диде.
Мәскәү вакытына күчү мәсьәләсен һәрьяклап өйрәнү өчен эшче төркем төзелгән.

Хәзергә Самар өлкәсендә һәм Удмуртия республикасында вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә иртәрәк.

XS
SM
MD
LG