Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда АКШ башконсуллыгына террор һөҗүме булды


Биредәге сакчылык вазифасы үтәгән өч полиция хезмәткәрләре белән өч террорист һәлак булды.

9 июльдә Истанбулның Истинья районындагы АКШ башконсуллыгы бинасына иртәнге сәгать 10:30 тирәсендә Ислам террор оешмасы ел-Каидә әгъзалары дип фараз ителгән дүрт кеше мылтык һәм пистолетлар белән һөҗүм иттеләр.

Болай да авыр сәяси көннәр уздырган Төркиядә бу хөҗүм шок тәэсире ясады. “Хөррият” газетасы “Бу гына җитмәгән иде” дигән баш исем белән Төркиянең бу катлаулы хәленә ишарә итә. “Ватан” газетасы исә “Америкага һөҗүмдә алты төрек үлде” дигән язма белән илнең кыен, киеренке хәленә аңлатма бирергә тырыша. Чөнки үтерелгән өч террористның яшьләре 20-26 арасында, ә һәлак булган полиция хезмәткәрләре дә 21-28 яштәләр.

Бу яшьләр Төркиянең ярлы төбәкләрендә туган, бер өлеше полиция хезмәтенә кергәндә, тегеләре исә идән асты террор оешмасы сафларына кушылган. Бу егетләрнең һәммәсе дә төрек һәм мөселман. Чөнки “Заман” газетасының язуына караганда, җәрәхәтләнеп соңынан үлгән бер полиция хезмәткәре гел Кәлимә-и шаһәдәт, ягъни Алланың берлегенә һәм Мөхәммәднең аның пәйгамбәре булуына таныклык иткән доганы кабатлаган. Теге яктан ел-Каидәчеләр дә Ислам исеменнән җиһәт, ягъни дин сугышы алып баралар. Парадокс түгелме бу?

АКШның Анкарадагы бөек илчесе Росс Вилсон төрек полициясенең башконсуллык бинасын саклавы өчен күрсәткән тырышлыгына рәхмәтләрен белдереп, үлгән полиция хезмәткәрлере өчен кайгысын уртаклашуын әйтте. “Бу террор хәрәкәте илләребез арасындагы дуслыкка орым ясымаячак, аеруча бу вакыйганың Ергенекон тикшеренүе белән бәйләнеше булуы турында кулыбызда дәлил юк”, дип тә өстәде ул.

Шулай итеп, ул Төркиянең башын әйләндергән, бер елдан артык дәвам иткән өч прокурорның Ергенекон террор оешмасы өстеннән алып барган тикшеренүләренә ишарә итте. Мәгълүм, монда йөзләгән кеше сорауга тартылды. 58 кеше төрмәгә ябылды. Шулар арасында пенсиядәге армия генералы һәм башка пенсиядәге генераллар, офицерлар бар. Әмма әлегә гәепләү акты игълан ителмәде, ә күз сагы астына алу, төрмәгә ябу процесына 13 ай вакыт узды. Инде моның юстиция нормларына каршы булуы әйтелә.

“Жөмһүрият” газетасында пенсиядәге генерал лейтенант Наҗи Бештепенең бу вәзгыятькә ризасызлыгын белдергән шушы сүзләре басылып чыкты:

“Мин дә, генерал штаб башлыгы да, 35 мең кешенең үлүеннән җаваплы ПКК җитәкчесе Өҗаланнан авыррак мөгәләмәгә дучар булган төрмәдәге армия генераллары да чиннарыбызны урамнан сатып алмадык… Пенсиядә булсам да иң югары дәрәҗәләргә күтәрелгән төрек офицерларына күрсәтелгән мөгәләмәгә түзә алырлык түгел… Бер төрек офицеры өчен моннан ачы, кайгы тудыручы, түбәнсетүче һәм җәрәхәтләүче нәрсә була ала ки? Чит ил армиясенә әсир төшсәм бу хисләргә сабышыр идем, һичшиксез”.

Теге яктан АК партияне ябу мәксаты белән Конституция Мәхкәмәсендә дәвам иткән хөкем процессы да хөкүмәтне, АК партия депутатларын, аларның тарафтарларын һәм битарафларның бер өлешен җитди рәвештә борчый. Һәр ике хөкем процессының карарлары Төркияне хаоска илтмәсме дигән курку бар.

Өстәвенә идән асты ПКК белән көрәш тә дәвам итә. 9 июльдә Агры яки Арарат тавына менгән 15 алманның өчесе ПКК тарафыннан урланды. Илнең көньяк-көнчыгышындагы Һаккарида ПКК тарафыннан урнаштырылган минаның шартлавы нәтиҗәсендә 5 гаскәр белән бер сивил җәрәхәтләнде.10 июльдә премьер Ердоган Гыйраклы коллегасы Малики белән Багдата очрашып, Гыйрактан торып Төркиягә үтеп кергән ПКК партизаннары мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барды.

Кыскасы, төрек җәмәгатьчелеге тик эсселәрдән генә түгел, ә экономик, сәяси билгесезлекләрдән дә борчыла, интегә, курка.
XS
SM
MD
LG