Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:33

Таратылырга тиешле парламент үзенең 70 еллыгын билгели.

Соңгы айларда Татарстан Дәүләт шурасы тирәсендә “болытлар куера” башлады. Матбугатта да кискен-кискен язмалар, имеш парламент таратылачак икән, яңа җиткәчелек киләчәк икән дигән язмалар күп күренде. Ә кайбер оппозиция вәкилләре сүзләренчә, бу вакыйгалар инде нәкъ менә шураның 39 җыелышында булырга тиеш иде. Баксаң, пәнҗешәмбедә парламент янә җыелып, көн озын төрле мәсьәләләр тикшерә. Алай гына да түгел, имеш-мимешләргә караганда, таратылырга тиешле парламент, бүген киресенчә үзенең 70 еллыгын билгели.
Пәнҗешәмбе Дәүләт шурасы утырышында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан чыгыш та ясады. Аның сүзләренә караганда, бу еллар дәверендә Татарстанда якынча 2 мең ярымнан артык депутат булган. Бүгенге көндә югары шураның 12 чакырылышы 125 утырышына нигезләнеп яңа тарих язылган.

Республикадагы хәзерге канунчылык, парламентаризм һәм демократиянең нигезе дә шушы 70 ел эчендә барлыкка килгән. Әмма Татарстанның канун чыгару идарәсенең тарихына карасаң, анда шактый катлаулы дәверләрне күрергә була. Беренче чиратта, бу 1930-40 еллардагы репрессия белән бәйле. Ул елларда республикадан да күп кенә дәүләт эшлеклеләре шундый язмыш кичергән.
Татарстан тарихында икенче бер мөһим вакыйга ул - шура җыелышларының яңа идарә - Югары шурага алмашынуы. Моннан соң республика берникадәр мөстәкыйль була башлаган, демократия көчәйгән. Әмма, Татарстан үз көнен үзе күреп яши башласа да, ул күп очракта үзәк идарәләргә буйсынган.

Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, Югары шурага беренче сайлаулар халыкта кызыксыну уяткан. Анда барлыгы 143 депутат сайланган, алар арасында 41 эшче, 52 колхозчы, 50 җитәкче. Депутатларның 77се татар, калганнары рус һәм башка милләт кешеләре булган. Ул елларда утырышларда каралган төп сорауларның берсе, илнең саклану сәясәте.
Икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Татарстан тарихында яңа дәвер башланган сыман, ди Фәрит Мөхәммәтшин. Ул елларда республикада нефть чыгарыла башлый, “КамАЗ”, “Оргсинтез”, “Теплоконтроль” ширкәтләре булдырыла.
Югары шурасының чагыштырмача яңа дәверенә күз салсак, 90 еллар башында, Русиядә барган ыгы-зыгылы хәлләрне искә төшерми булый. Ул вакытта Татарстан җитәкчелегенең барлык хыялы, ничек тә булса мөстәкыйльлекне алу.

Әмма РСФСРның Югары шура рәисе Борис Ельцин “суверенитетны күпме телисез, шулкадәр алыгыз” дисә дә, ул вакытта Русиянең Югары шура рәисе Руслан Хазбулатов, Татарстан җитәкчелеген “тимер рәшәткә” артына ябарга вәгъдә иткән.
Әмма барлык бәхәсләргә дә карамастан, 1990 елның 30 августында суверенитет декларациясе кабул ителә. Ул вакытта Югары шура рәисе Миңтимер Шәймиев була.
Дәүләт шурасында соңгы елларда узган зур бәрелешләрнең берсе исә 1998 елга туры килә. Ул елның 28 май көнендә Татарстан Дәүләт шурасының пленар утырышында яңа спикер сайлау тирәсендә кызу бәхәсләр, хәтта сәяси көрәш һәм каршылыклы вәзгыять булып алды. Нәтиҗәдә, депутатларның яртысыннан күбесе Миңтимер Шәймиев ягында тавыш биреп, республика җитәкчелегенең кадрлар сәясәтен саклап калды.
Бу вакыйга турында хәзер беркем берни дә сөйләми. Сәясәттән ерактагы гади кешеләр ул вакыйгаларны белми, ә белүчеләр һәм республика элитасының вәкилләре бу хакта сөйләшергә җөръәт итми. Нинди дә булса хата җибәрүдән куркып, яисә кемнеңдер кәефен бозарга шүрләп, эндәшми торалар. Сәяси элита һәм аппарат даирәләрендә бу турыда сүз куертмау иң төпле гамәл булып санала.

XS
SM
MD
LG