Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларустагы шартлау шомлы уйларга сәбәп


Беларуста бәйсезлек көнендә кулдан ясалган бомбаның шартлавы тәртипсезлек дип билгеләнде. Ләкин моның артында тирәнрәк мәгънәләр дә ятарга мөмкин, диелә.

Узган атнада Минскидагы шартлауда 50ләп кеше җәрәхәтләнде. Бу хәлдән соң Беларус президенты Александр Лукашенко хакимияттәге ике кешене эшеннән азат итте, милиция һәм КГБ оппозиция вәкилләрендә тентүләр уздырды, аларның кайберләре кулга алынды.

Бомба шартлаганда Лукашенко үзе дә концертта иде. Әмма шарталуны ул үзенә һөҗүм дип санамавын әйтте. Ләкин 7 июльдә Иминлек шурасы дәүләт секретаре Виктор Шейман белән президент идәрәсе җитәкчесе Геннадий Невыгласны эшеннән азат итүе, инде Лукашенко үз фикерен үзгәрткән дип тә уйларга нигез тудыра. Ике дәрәҗәле җитәкчене хезмәт урыныннан җибәрү - башка эшкә күчү сәбәпле дип аңлатылды. Әмма алдагы көнне генә Беларус президенты бу ике кешене тиешле иминлек булдыра алмауда каты тәнкыйтьләгән иде.

“Виктор Владимирович, әлеге хәлләрдән соң сез бу вазифада калырга тиештер дип санамыйм. Беренче чиратта моңа сез гаепле. Сез президент кушуынча беренче ел гына түгел, ә 10 ел буе бу чараларны оештырып киләсез. Сез иминлек, ә хакимият башлыгы сәяси як өчен җаваплы иде. Ә сез бернәрсә дә эшләмәдегез”, диде Лукашенко.

Әлбәттә, бомбаның президент янында гына шартлавын искә алганда, Лукашенконың ачуы чыгуы аңлашыла. Ләкин Шейман һәм Невыгласны эшеннән азат итү генә сәеррәк тоела, чөнки зур чараларда вакытында иминлек саклау белән турыдан-туры алар шөгыльләнергә тиеш түгел. Бу милиция вазифасы һәм күпләр беренче чиратта эчке эшләр министры җавап тотыр дип уйлаган иде.

Шуңа Лукашенконың үзенең иң якын ярдәмчеләрен эшеннән җибәрүе төрле фаразларга нигез булды.

Алар арасында, Лукашенко Шейманнан котылыр өчен әлеге шартлауны сәбәп иткән диючеләр дә бар. Шейман инде 1994 елдан бирле, ягъни Лукашенко президент булып сайланган дәвердән аңа хезмәт итеп килә. Заманында ул кулына корал алып президентны дошманнарыннан якларга әзер булуын белдергән иде. Һәм 1999 елда Лукашенконың сәяси дошманнары – Виктор Гончар, Андрей Кроссовский, Геннадий Карпенко һәм журналист Юрий Захаренконы эзәрлекләнүендә дә ул шикләнелде.
Прокуратура хәтта аны кулга да алмакчы иде. Әмма Лукашенко аны саклап калды. Һәм аны кулга алмакчы булган генераль прокурорны эшеннән куып, аның урынына Шейманны куйды. Менә хәзер нәкъ шул барлык аның кара эшләрен белгән кешене азат итеп, Беларус президенты бәлки башка кешене алмакчыдыр.

Күп кенә белорус белгечләре Шейманны Лукашенконың олы улы Виктор алмаштырмакчы була дип саный. Соңгы вакытта яшьләр һәм олылар арасында каршылыклар сизелә. Узган елны президент үзенең 31 яшьлек улын Викторны Иминлек шурасы секретаре итеп билгеләгән иде. Ул исә Шейман белән уртак тел таба алмады.

“Бу хакта шуны әйтеп булыр иде, бу яшь команда, ягъни Виктор Лукашенко һәм икенче олылар командасы - Виктор Шейман арасындагы каршылык. Монда Виктор Лукашенко һәм җиңеп чыкты”, диде Беларусның оппозицион Берләштерелгән демократик көчләр координация үзәге җитәкчесе Анатолий Лебедько.

Ә менә “Бүгенге Беларус” дигән басма белорус оппозициясе 28 сентябрьдәге парламент сайлауларына кадәр илдәге вәзгыятьне тотрыксызландырырга тели дип язды.

Хокук саклау оешмалары да бу фикерне кире какмый. Соңгы вакытта Беларус башкаласы һәм авылларда оппозиция активистларының фатирларында тентүләр уздырылды. Минскидагы шартлауны сәбәп итеп, 4 оппозиция вәкиле кулга алынды.

Шундый ук шартлау 2005 елны Беларусның Витебски шәһәрендә булган иде. Анда 40 кеше җәрәхәтләнде. Гаеплеләр әлегә кадәр табылмаган. Әмма шартлаудан соң тикшерүчеләр оппозициянең яшь активисты Павел Красовскийны кулга алып, аның үзен гаепле дип тануы өчен тырышканнар иде. Хәтта басым өчен егетне көчләүдә дә гаепләделәр. Ләкин бәйсез матбугат ярдәмендә Красовский азат ителде. Басма шартлау вакытында егетнең бөтенләй чит илдә булуын һәм паспорттагы мөхере моңа дәлил икәнен язып чыкты.

Хәзерге шартлау нигезендәге тикшерүләр дә нәкъ 3 ел элек Витебскидагы хәлләргә ошап тора.

Элек президентлыкка намзәт булган оппозиция вәкиле Александр Милинкевич 10 июльдә хакимият гаеплеләрне үз арасыннан эзләргә тиеш дип белдерде.
XS
SM
MD
LG