Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Ирандагы ракета сынаулары калканның кирәкмәвен күрсәтте


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Иранның бу атнада үткәргән ракета сынаулары Тәһран ракеталарының ерак арага оча алмавын күрсәтте һәм АКШ төзергә җыенган Европадагы ракета калканының кирәксезлеген раслады диде.

Бу атнада Иран Израильгә кадәр барып җитә алырлык ракеталар сынады.

Иран үткәргән сынаулар Иранда 2 мең чакрымга оча торган ракеталар гына булуын күрсәтте. Һәм бу АКШка мондый ракеталарны туктату өчен Европада ракедадан саклану системасы төзү кирәкмәвен раслады диде Лавров.

Русия АКШның ракета калканы Ираннан килергә мөмкин ракеталарны туктату өчен кирәк дигән дәлилләрен кабул итми һәм бу халыкара иминлеккә куркыныч тудыра ди.

XS
SM
MD
LG