Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

Европа Берлеге Косовога 500 миллион евро бирә


Косовога халыкара донорлар конференциясендә Европа Берлеге Косовога 500 миллион евро вәгъдә итте. Кичә Кушма Штатлар да Косовога 400 миллион доллар бирүен белдергән иде.

Европа Берлеген киңәйтү комиссионеры Олли Рейн Косово хакимиятләрен коррупцияне авызлыкларга һәм бу акчаны акыллы итеп кулланырга өндәде.

Февраль аенда Сербиядән бәйсезлек игълан иткән Косово дәүләт инфраструктураларын булдыру һәм демократик корылыш өчен берьярым миллиард евро сораган иде.

XS
SM
MD
LG