Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан" һава ширкәте һәм "Казан" һава аланын уртак ширкәткә бирелә


Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев хөкүмәт "Татарстан" һава ширкәтен, "Казан" һава аланын берләштереп "Татарстан-Авиа" исемле яңа ширкәт һәм "УК Татарстан-Авиа" исемле Болгарстан Химимпорт ширкәте белән Татартанның уртак ширкәтен төзү турында карар итте диде.

Татарстан уртак шикрәткә 50 процент өлешне "Татарстан-Авиа"ның барлык хиссәләре белән кертәчәк, Химимпорт инвестицияләр кертәчәк.

Министр әйтүенчә, бу ширкәтләр 4 айда төзелергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG