Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һава һәм җир юлларын тикшерәләр


Башкортстан бу атна азагында бик күп югары дәрәҗәле кунакларны кабул итә.

Моңа Уфада үтүче мөһим киңәшмә сәбәпче булды. Җомга көнне Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында Русия һава транспорты федераль агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы башланды. Ике көнгә тәгаенләнгән эш барышында анда катнашучылар һава транспорты үсешен тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерә. Шулай ук биредә республикалардагы һәм өлкәләрдәге һава аланнарын һәм аэропортлар милкен төбәкләрнең үзләренә тапшыру мәсьәләсе дә карала.

Шушы әһәмиятле киңәшмә эшендә катнашу максатында, Уфага җомга көнне Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Иванов та килде. Уфа халыкара һава аланында зур кунакны Русия транспорт министры Игорь Левитин, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, премьер-министры Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр каршы алды.

Сергей Иванов Уфадагы киңәшмәдә М-5 Урал автомобиль юлында алып барылырга тиешле төзелеш һәм үзгәртеп кору эшләре белән дә таныша.
“Үлем юлы” дигән яман ат алган федераль дәрәҗәдәге Мәскәү-Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлында алып барылырга тиешле эшләр белән кичә Уфага килгән Русия транспорт министры Игорь Левитин да танышып өлгерде инде.

Җомга көнне Уфадагы коллегия утырышында шушы танышу йомгаклары турында мәгълүматлар бирде. М-5 юлының Башкортстан аша үтүче өлешендә дә, юлларны төзекләндерү юнәлешендә, 2010-2015 елларга исәпләнгән федераль программа буенча, киңкүләмле төзелеш эшләре алып барылырга тиеш. Киңәшмә шимбә көнне дә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG