Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремизмда гаепләнгән галимнәр аклана


Башкортстан югары мәхкәмәсе коллегиясе республикадагы танылган галим Игорь Кучимовны аклаган карар чыгарды.

Ике ай чамасы элек Игорь Кучимовны һәм тагын берничә галимне Башкортстандагы “Уфагуб” –“Уфа губернская” дигән бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләп, милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре өйләрендә тентүләр оештырган һәм компьютерларын алып чыгып киткәннәр иде. Шуннан Кучимов әфәнде дә, башкалар да бу гамәлләргә каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ниһаять, менә бер айдан артык вакыт үткәч, БР Югары мәхкәмәсе И. Кучимовны аклап карар чыгарды.

Исегезгә төшерәбез. 20-21 май көннәрендә Башкортстанның эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелек бүлеге хезмәткәрләре танылган эшкуар Николай Швецовның йортында һәм эш урынында, шулай ук берничә галимнең фатирларында һәм эш урыннарында, берьюлы тентүләр оештырып, аларның компьютерларын һәм башка техник җайланмаларын, “тыелган” дип исәпләнгән китапларны алып киткән иде.

“Уфагуб” сәхифәсе - Башкортстанда узган елдан бирле эшләп килүче бердәнбер бәйсез интернет сәхифәсе санала. Анда Башкортстандагы сәясәткә, хакимиятләрнең гамәлләренә, республика милкен канунсыз хосусыйлаштыруга кагылышлы язмалар урын ала. Ул язмалар, республикадагы рәсми мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак, төрле фикерләрне һәм карашларны чагылдыруы белән мәгълүм. Бу сәхифәдә шулай ук республикада башкорт телен көчләп кертү, башкортларның тарихын борынгырак итеп күрсәтүгә бәйле аналитик язмалар да еш дөнья күрде.

Шуңа күрә дә бу сәхифәгә республика хакимиятләре һәм башкорт милли оешмалары әллә кайчаннан теш кайрый иде. Инде ай ярым вакыт үтсә дә, “Уфагуб” сәхифәсе буенча кемнедер фашлый алмыйлар.

Шуңа күрәдерме, Уфадагы хокук саклау хезмәткәрләре танылган эшкуар Швецов әфәндене тынычлыкта калдырмады. Алар узган көнне тагын да аның эш урынына басып керде һәм тагын компьютерларын алып китте.
XS
SM
MD
LG