Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Күренекле композитор Мирсәет Яруллинга 70 яшь тулды. Аны бүгенге көндәге җыр сәнгатенең хәле бик борчый.

"Дорфалыкларны кабул итә башласак, олыны олы дип, кечене кече дип санамый башласак, җәмгыятьтә ул бик көчле бит, ришвәтчелек чәчәк атса, кешеләрнең зәвыклары да үзгәрә. Халкыбызның иҗтимагый халәте түбән төшкән икән, шуның белән бергә аның зәвыгы дә түбән төште инде. Шуңа күрә 3 тиенлек җырларны кеше алкышлап кул чабып кабул итеп утыралар”, ди Мирсәет Яруллин.
Шуңа күрә ул үзенең туган көнендә халык иҗатына якынрак булыр өчен Мамадыш районы Җөри авылында булачак Питрау бәйрәменә җыена. Монда бик күп районнардан үзешчәннәр, фольклор коллективлары, спортчылар, барлыгы 30-40 меңләп кеше катнаша. Мирсәет Яруллин күптәннән хыялланып йөрсә дә бу бәйрәмгә беренче тапкыр бара. “Питрау керәшен бәйрәме. Төнлә Сабантуй үткәрү мәҗүсилектән калган, мөгаен. Христиан дине белән генә бәйләп карарга ярамый. Ул гомуми бәйрәм инде. Анда хәзер мөселманнар да, христианнар да, башка дин вәкилләре дә бергә катнаша- уртак бәйрәм”, ди үзенең 70 яшьлеге көнне җыр белән сәхнәгә дә чыгачак татар композиторы, Татарстанның, Каракалпакстанның, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ике тантана бергә декабрьдә булачак
Казанда юбилей тантанасы алай да булачак. Ул декабрь башларында үтәр дип көтелә. Консерваториянең татар музыкасы оркестры һәм республиканың дәүләт симфоник оркестры белән бергә Мирсәет Ярулинның дөньяга таралаган бик күпләгән танылган укучыларын бергә җыю мөмкинлеге бары тик әнә шул вакытта гына мөмкин булачак. Шул көнне үк Татарстан сәнгатькәрләре Мирсәет Яруллинның әтисе- композитор, “Җәмилә”, “Мөслимә” кебек җырлар һәм “Тукай маршы” авторы Заһидулла Яруллинның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Ике оркестр минем ике канатым
“Чөнки, консерваториядәге татар музыкасы оркестры ул тулысынча безнең факультет музыкантларыннан тора. Татар музыкасы факультетының студентлары шушы оркестрны тәшкил итә. Алар белән мин турыдан-туры бәйләнештә һәм без бергә эшлибез. Андагы укучыларның күбесе миндә оранжировка сабагы да ала. Көндә очрашып тора торган, бергә эшли торган оркестр. Ә инде бөтен язган симфоник әсәрләремне минем беренче булып республиканың дәүләт симфоник оркестры башкарып барды. Алар белән мин шулай ук тыгыз бәйләнештә торам”,-ди Мирсәет Яруллин. Декабрь башына билгеләнгән кичә вакытында әтисе Заһидулла Ярулинның да бүгенгә сакланып калган әсәрләре уйналачак.
Әтинең көйләрен уйнаучылар үзләре белән алып киткән
Дөрес, алар күп түгел. Чөнки заманасы шул булган. Заһидулла Яруллин иҗат иткән бик күп җырлар, әсәрләрне ишетеп, отып уйнаганнар үзләре белән бакый дөньяга алып киткән. Шулай да Татарстан радиосы фондында сакланып калганнары- 11 әсәр бүгенге көндә яңа сулыш алган. “Аларны нотага төшерү белән шөгыльләндек. Консерватория студенты Айгөл Зайдиева алынды бу эшкә. Ул аны бик югары төгәллек белән алып барып чыкты. Кафедра бик югары бәя бирде”,-ди Мирсәет Яруллин. Профессорлар, музыка белгечләре, бу тәүге эштән соң, әле моңа кадәр кәгазьгә күчерелмәгән татар көе сәнгатенең үрнәкләрен әнә шул юл белән саклап калырга кирәк, дигән фикергә килгән. Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Мөхәммәд Яушев һәм башка музыкантларның әсәрләре киләчәктә нотада да булачак.
9 яшьтән көй язам
Билгеле авыл җирендә үскән моңлы бала көен ишеткәч, кулына гармун алып уйнап җибәрә. Нота дигән әйбер әвәл аның башына да килми. Кечкенә Мирсәет 5 яшьтә гармуннарда уйный башлый. 9 яше тулганда ул, әтисенә ошарга тырышып, үзенең беренче көен чыгарган. “Менә шуннан соң миңа да ноталар өйрәт әле дип әтидән сорадым. Һәм ул миңа нота өйрәтә башлады”, дип искә ала Мирсәет Яруллин. Бүгенге көнгә кадәр композиторның кулында нота дәфтәре һәм каләм. Күпләгән романслар һәм җырлар, драма спектакльләренә язылган көйләре белән бергә “Кеше” ораториясе, скрипка һәм оркестр өчен концерт, симфоник оркестр өчен балалар сюитасы, инструменталь әсәрләр аның иң күркәм иҗат җимеше. Бүгенге көндә дә ул яңа әсәр өстендә. “Үземнең бәйрәмгә бер әсәр өстендә. Ул симфоник оркестр һәм җырчы өчен күп кисәкле әсәр булачак”, ди Мирсәет Яруллин.
“Шүрәле” балеты көен күңелдән беләм
Мирсәет Яруллин беренче татар милли балеты “Шүрәле”не иҗат итүче абыйсы Фәрит Яруллинны хәтерләми. Ул II дөнья сугышына киткәндә Мирсәет 3 яшендә генә кала. 41 елда татарның иң күренекле композиторы, ул вакытта Татарстандагы бердән-бер СССР композиторлар берлеге әгъзасын яу кырына нигә алуларын һаман башына да сыйдыра, бу хәлгә җавап та таба алмый. Югыйсә, күренекле сәнгатькәрләрне алмаска дигән махсус күрсәтмә дә булган. Мирсәет Яруллин Казанда “Шүрәле” балетының һәркайсына бармаса да, төрле калалардагы куелышын карарга, көен тыңларга тырыша.
Фәрит Яруллин
“Нигездә күңелдән беләм мин балетның музыкасын. Фәрит абыйны бик ныклап өйрәнергә туры килде. Чөнки аның калган эскизлары, башына көй килгәч, төреп куйган бик матур кисәкләре бар. Менә шундый әсәрләрне җыеп, мин аларны хәзер башкарырлык итеп әзерләү эше белән шөгыльләнәм”,-ди Мирсәет Яруллин. Фәрит Яруллин яза башлаган “Зөлхәбирә” операсының булган кадәрен ишеттерү теләге белән дә яна ул. Русиянең иң күренекле 20 балеты исемлегенә кертелгән “Шүрәле”нең көен иҗат итүче Фәрит Яруллинның 95 еллыгына Казанда ул исемен йөрткән урамда сыны да куелыр дип өмет итә.
Киләчәкне көтәргә…
Музыка сәнгате дә кеше гомере кебек һаман да үзгәрештә, үсештә. Әмма рухый байлыкның бер алыштыргысыз кисәге булган классик әсәрләр кеше гомере белән чагыштырганда җир үлчәвендә күпкә озынрак гомерле. Һәм аларны иҗат итү рәвеше дә уртача өч гасырдан өч гасырга үзгәреп тора. Соңгы ярты гасырга Мирсәет Яруллинның үз бәясе.
“Соңгы бер 50 ел эчендә үзгәреш музыкада тасвирлау чараларын куллануның үзенчәлегендә. Шуңа күрә, безнең татар композиторлары да аннан төшеп кала алмый. Татар кешесе беркемнән дә ким түгел. Европа нишли, Азия нишли, Америка нишли без бөтенесен күз алдында тотып алардан калмаска тиеш. Мин бернәрсәгә генә бераз үкенеп карыйм. Менә шушы музыкаль процесста моннан 50 ел элек Грузиннар, Әрмәннәр, Азәрбайҗаннар үзләренең стильләре белән килеп керделәр һәм күпмедер рәвештә дөньяның музыка агымына тәэсир итә алдылар.

Ә безнең әле бу дәрәҗәгә үсеп җитә алганыбыз юк. Мин моңа бераз борчылам. Тыйнаклык түгелдер, әгәр дә Фәрит Яруллин исән булса, ул Хачатурян белән бер урында, бер биеклектә булыр иде. Менә ул шундый омтылышны бәлки ясаган булыр иде. Киләчәктә көтәргә кала. Аллага шөкер, консерваториядә бик талантлы яшьләр укый. Киләчәктә безнең халык үз сүзен әйтәчәк әле ул, мин аңа бик ышанам”, ди күренекле композитор Мирсәет Яруллин.

XS
SM
MD
LG