Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явлинский: "Эхо Мосвы” гадел мәгълүмат биргән кыяфәт чыгара


“Яблоко” фиркәсе “Эхо Москвы” радиосы мәгълүматларны үз мәнфәгатьләреннән чыгып кына бирүен әйтә.

Моннан 3 ай элек Питербурдагы “Яблоко”ның бер вәкиле - Даниил Коцюбинский фиркәнең интернет сәхифәсендә хат бастырды. Ул анда партия җитәкче Григорий Явлинскийны Кремль белән яшерен сөйләшүләр алып баруында гаепләде һәм аңа җитәкчелектән китәргә тәкъдим итте.

Бу хатны “Эхо Москвы” өч тапкыр эфирда яңгыраткан. Ә Коцюбинский фикере белән килешмәүче “Яблоко”ның Питербур канатына кергән вәкилләрнең рәсми белдерүен радио эфирга бирмәгән.

Бу һәм башка шундый охшаш хәлләрдән соң, “Яблоко” фиркәсе ачыклык кертүне сорап, Русия журналистлар берлегенә мөрәҗәгать иткән. Алар шушы рәвештә эшләүне массакүләм мәгълүмат чаралары канунына туры киләме дип белешергә теләгәннәр.

Русия журналистлар берлегенең иҗтимагый коллегиясе шикаятьне кире каккан. Ягъни, “Эхо Москвы” дөрес эшләгән булып чыга.

Журналистлар берлегенең мондый карарын Явлинский, бу тагын бер кат Русиядә демократик журналистиканың дәрәҗәсе никадәр түбәнгә төшүен күрсәтә, диде.

Аның әйтүенчә, “Эхо Москвы” шактый озак вакыт сәяси мәгълүмат җиткерүче абруйлы радио булды һәм менә нәкъ шул абруй хәзер аларның күзләрен томалаган.

Явлинский сүзләренә караганда, радио җитәкчесе Венедиктов тәнкыйтьне кабул итми һәм бары үзе уйлаганны гына дөрес дип саный.

“Яблоко”ның элекке җитәкчесе, “Эхо Мосвы” гадел мәгълүмат биргән кыяфәт чыгарса да, нәтиҗәдә шул ук хакимият файдасына эшләү килеп чыга, ди. Һәм радио күбрәк бер-берсенә каршы котырту эшен алып баруын әйтә.

Венедиктов исә, “Яблоко”ның барлык гаепләүләрен кире кага. Һәм Русия журналистлар берлеге дә карар чыгарганда, нәкъ аның фикере истә тотылган.

Григорий Явлинский әйтүенчә, бары “Эхо Москвы” гына мәгълүматны үзе теләгәнчә үзгәртеп бирә, төрле заказ кампанияләрендә катнаша дигән сүз түгел, әмма сәяси мәгълүмат таратуда абруй казанган радионың шулай эшләве бик кызганыч.
XS
SM
MD
LG