Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават-Айдар, 0:1


Айдарның соңгы концертын Эльза өч тапкыр караган
Айдарның соңгы концертын Эльза өч тапкыр караган

Казанда Салават Фәтхетдинов сәхнәне Айдар Галимов белән "бүлешә". Ә Интернетта Айдарның тибешер тиңе юк. Чөнки Салават сайтлары эшләми, алар Татнет "зиратында".

Рүзил Мөхетдинов Bulmas.ru атлы шоу-бизнеска якын сәхифә тота. Аның белән Азатлык радиосындагы “Пәрәвез” тапшыруында Татнеттагы җырлы, моңлы сайтларга сәяхәт ясадык. Моны студиядәге санак аша башкардык. “Безнең җырчыларның сайтлары бик аз бит. Мин заманында җырчы Салаватның гына яхшы итеп эшләгән сайтын белә идем. Башкаларныкын хәтерләмим”, дип Рүзил алдан ук әйтеп куйды. Ул хаклы иде.

Салават! Бүген аны “беренче йолдыз” дип тә атыйлар. Казан елдагыча иң күп кеше карый торган тамашага әзерләнә. Билет алырга акчасы булган халык күнеккән нәрсә ул: Салаватның егерменче сезоны ачыла. Дивар-такталарга, урам-проспектларга язулар эленгән. Үзенчәлекле язулар да бар. Әйтик, Ершов урамындагы такталарга “С Л В Т” дип язылган. “А” хәрефләре төшеп калган. Алар урынына үз фотолары куелган. Шулай ук җырчы соңгы елларда концерты алдыннан ясалучы матбугат очрашуларын да туктатып торган иде. Интернетта исә, Салават концертына махсус реклама бөтенләй күренми. Аның рәсми сайты да ябык тора.

Salavat.wallst.ru ны шикаять белән юк иттеләр

Башта Инетта Salavat.wallst.ru фан-сәхифәсе пәйдә булды. Аны Сарытауда яшәгән Денис Ермашевский ясады. Татар кызына гашыйк булганга күрә. Ул тиз арада танылу да алды. Ник? Анда татар җырчылары рейтингы бар иде. Аларга тавыш бирү өчен күпләр шунда керде. Ул вакытта әле Татнет башлана гына иде. Әлбәттә иң күп тавышлар Салават өчен бирелде. Шулай ук Хәния яки Айдар фанатлары да тик тормады. Алар да кереп йолдызларына сан арттырып утырды.

Бүгенге Азатлык хәбәрчесе, ул вакыттагы бәйсез каләм иясе һәм Татар-информдагы “Бердәмлек”кә язгалаучы журналист иде*. Шул вакытта Денис Ермашевский җырчы Салават белән тоташтыруны сорады. Җырчыга аның телефоны бирелде. Денис та җырчының телефон номерын белде. Тик алар хезмәттәшлек юлын тапмады. Аннан соң Салаватның үз рәсми сайты Salavat.info пәйдә булды. Шул арада Salavat.wallst.ru ябылды.

Салаватның фан-сайты да, рәсмие дә ябык. Ә бу моңсу фото бер башкорт сайты Agidel.ru дан алынды.

Денис Ермашевскийдан ябылуның сәбәбен сорагач, ул: “чагып яптырттылар” диде. Сүз фан-сайт, үзешчән чыганак турында бара. Баксаң, wallst.ru кемдер җибәргән шикаятькә сылтап, татар сайтыннан тиз “котылган” икән. Аны юк итү кемгә файдалы булган? Билгеле түгел. Шулай ук Денис Ермашевский, Salavat.info сайтын эшләгән программачылардан да тәнкыйти хат алуын да искәрткән иде.

Salavat.info сүгенеп ябылган иде


Salavat.info бик бай булып оешып китте. Анда аралашу да, фотохисаплар да бар иде. Аннары ул да юкка чыкты. Шулай да Салаватныҗ кайбер сыйфатлы фото яки обойларын Fayda.tatshop.ru дан алып була.

“Юкка чыгып барганда мин дә шаһит булдым. Миңа кемдер Salavat.info сайты логиннарын, серле ачкычын биргән иде. Шунда сайтның эченә кереп караганымны хәтерлим. Ул вакытта теләсәм, мин дә аны кулга төшерә яки терелтә ала идем. Мин бу эшне җырчы белән килешеп эшләмәдем, шуңа кагылмадым. Тик соңыннан сайтка керү миңа да ябылды”, дип искә ала Рүзил Мөхетдинов.

Salavat.info үләр алдыннан начар, гайбәтче һәм сүгенү сүзләре белән тулды. Себер яки Мәскәүдән керүче фаннары анонимнардан яклап бәхәсләшә башлады. Шулай шактый вакыт гаугалы сайт эленеп торды. Аннары ябылды. Бер очрашуында Салават, сайтына үз кызлары керүен һәм әтисенә карата агылган нахакны күреп бик борчылуларын белдерде. Җырчы сайтында үзе турында ниләр язып утырганнарын күреп, исе-акылы китеп веб-вәкиллеген ябып та куйды.

Рүзил Мөхетдинов Bulmas.ru атлы шоу-бизнеска якын сәхифә тота

- Рүзил, син Салават урынында булсаң, сайтны сүгенүдән чистартып торып саклар идеңме?

- Әйтә алмыйм. Кайберәүләргә акча кирәк. Кайберләренең акчасы шактый, даны кирәк. Тик берәүгә дә баш авырткычлар кирәкми.

- Salavat.wallst.ru ны яптыру, соңыннан Salavat.info га сүгенү тутыру кемгә кирәк иде? Salavat.info сайтын ясаган программачыларны, бүгенге Tatshop.ru кибетен ясаган Adam Bazaroff һәм Zloy ны җырчы рәнҗетмәдеме? Аларга хезмәтенә тиешенче түләгән идеме?

- Ул егетләрне беләм мин. Алар сайтны үстерү өчен бик нык тырышты. Ә Салаватка исә аның турында ни язсалар да, зыян була алмый инде.

Татнет зираты киңәя

- Рүзил, башка үлгән сайтлар бармы?

- Менә минем Xat.ru порталы үлде. Үзем дә белеп тордым аның сатылганын. Вакытында түли алмыйча калган идем. Икенче көнне үк аны Эдуард Усманов сатып алды. Ул аны аукционда сатты. Бер мең доллар чамасына. Ә хәзер инде ул бер машина бәясе тора дип саныйм. Доменнар бәясе артты бит.

Рүзил бу Xat.ru порталын татар телендә эшли торган почта итеп ачкан иде. Тик үзвакытында ул аны саклап кала алмады. Xat.ru шулай иттереп башкалар кулында һәм буш тора.

Рүзил Мөхетдинов шулай ук Tatforum.ru кебек кайчандыр билгеле булган аралашу сәхифәсе үлүен дә әйтте. “Анысын да кемдер сатып алды. Хәзер инде ул буш тора, беркемгә дә кирәксез”, ди Рүзил Мөхетдинов.

Уңайлы моменты көтеп торып татар сайтларын сатып алып һәм аны эшләтмәүчеләрне, Рүзил Мөхетдинов “спекулянт” яки “комсыз шәхесләр” дип тә атарга була, дип саный.

Реанимациядә

“Татнет зиратына” ачылып соңыннан каралмыйча яки яңартылмыйча торучы йөзләрчә сайтны да кертергә булыр идеме? Алар аеруча Narod.ru системасында күп. Кайберләреннең парольләре югалган да, шул килеш ташланган. Админнары кереп аларны теләсә дә үзгәртә алмый. Әмма аларны үле дә дип булмый. Кайберләренә спамерлар яки яңа кулланучылар кунак бүлмәләренә язып тора. Яки сайт һаман да эленеп тора, тик яңармый. Аның каравы алардагы белем яки мәгълүматны күчереп алып торалар. Димәк, барыбер яшиләр!

Хәяттә

Казанда сәхнәне Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм Габделфәт Сафин белән бүлешә, диләр. Тик Интернетта Сафинның рәсми сайты күренмәде. Фан-сәхифәсен дә таба алмадык. Аны каравы Айдар Галимовның сайты һаман да эшли. Дөрес урысча, тик эшли. Aidar.ru cәхифәсенә фанатлары даими язып тора. Сәхифә июнь-июль концертлары графигын биргән. Тик ул инде туктап калган. Баксаң көндәше Салават Казанда яңа сезон ачканда, Айдар да яңа программа эшли башлый икән. Элеккеге программа исә Казанда, тик шәһәр үзәгендә түгел, ә читендә - Юдин бистәсендә узган атнада тәмамланган.

Матбугат Салаватны иң кассалы җырчы дип саный. Моны раслап ул дистәләрчә көн Казанда тамашалар ясый. Башкалар алай ясый алмый. Ә Рүзил Мөхетдинов исә Айдар Галимовның фаннары артуын күрә. "Мәскәүдә хәзер күпләр Салаваттан бизде. Алар Айдар Галимовка өстенлек бирә. Ә анда берничә генә татар җырчысын яхшы беләләр: Салават, Айдар, Хәния, "Изге ай" гына инде", ди ул.

200 % Aidar.ru

Җомга көнне Эльза исемле бер кыз Айдар Галимов сайтына: “Сез кайда булсагыз да, бар җирдә дә 100 % тырышып чыгыш ясыйсыз. Зур шәһәрдә булса да, кечкенә авыл клубында булса да. Мин сезне карар өчен махсус Казаннан Юдинга килдем. Сезне өч тапкыр карадым. Казанда, Актанышта, Юдинда. Һәрвакытта беренче тапкыр кебек. Халкыбызга “моң” дигән төшенчәне аңлатканыгыз, иңдергәнегез өчен зур рәхмәт!”, дип язып калдырган ул. Кунак бүлмәсе гел мактаудан гына тормый. Анда да талашып торалар. Тик шулай да ул ачык тора. Админ исә Эльзага: “Айдар 100 % ка тырыша. Кайвакытта тамашадан соң сөйләшергә дә көче булмый, чөнки күңелен, җанын чын-чынлап ачып салган, бушаткан була”, дип җавап биргән.

"Янарга - азаккача!"

Шулай итеп, Айдар Галимов популяр җырларының берсендәге кебек яши, ахрысы. Сайтын ачкач, аны азаккача эшләтә. Сәхнәне Салават, Айдар яки Габделфәт белән ничек бүлешәдер, тыңлаучының зәвык эше. Тик веб-сәхнәдә Айдар алар “борынына чирткән”. Татнет зираты зурая бара, туучылар да бар, яңадан сәламәтләнүчеләр дә булыр. Ул дәртле һәм өметле. Ә бәлки йөремсәк типтәрләрнең, уфа татарларының гадәте буенча гына баш бирмәс, исәр, тынгысыз рухтадыр?

“Бу бит минем язмышым, күрергә ашыгам!”

* “Бердәмлек” беренчеләрдән булып татарча һәм латинда эшләгән “Татар дөньясы» атлы сайт ачкан иде. Тик ул да “Татар-информ”да хуҗалар яңарган арада юкка чыкты.

XS
SM
MD
LG