Accessibility links

Парижда Урта диңгез илләре саммиты уза


Якшәмбе көнне Парижда ачылган Урта диңгез илләре җитәкчеләре саммитында Франция президенты Николя Саркози “Урта диңгез илләре” берлеге төзелүен хәбәр итте. Анда барлыгы 43 дәүләт, аерым алганда, Европа, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре керә.

Әлеге яңа оешманың төп бурчылары булып Якын Көнчыгыш төбәкләре арасында икътисади элемтәләрне арттыру, канунсыз иммиграциягә каршы көрәш һәм әйләнә-тирә мохитне саклау торачак.

Самитта Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сүз бара.

Бүген инде саммит кысаларында Израиль премьер-министры Эхуд Ольмерт, Фәләстыйн автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Габбас белән очрашып сөйләште.

“Бу бик мөһим сөйләшүләр. Әлбәттә берничә проблема, кайбер каршылыклар һәм аңлашылмаучынлыклар бар, Әмма без беркайчан да бүгенге кебек солых килешүен төзүгә якын торган юк иде” дип белдерде Израиль премьеры Ольмерт.
XS
SM
MD
LG