Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чукотка депутатлары Абрамовичның аларның җитәкчесе булуын сорый


Чукотканың яңа губернаторы итеп Роман Копин билгеләнде. Элек губернатор урынбасары булган Копинны Русия президенты тәкъдим итте. Аны Чукотка автоном бүлеме Думасы раслады.

Чукотка депутатлары шулай ук июль башында үз вазыйфасыннан киткән элекке губернатор Роман Абрамовичтан өлкә Думасын җитәкләүне сорады. Мөрәҗәгатьттә исә бу вазыйфа эшмәкәрнең һәрвакыт Чукоткада булуын таләп итмиячәк, диелә.
XS
SM
MD
LG