Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Русияне “Зур сигезлек”тән чыгаруга каршы


Американың Демократлар фиркәсеннән президентлыкка намзәт Барак Обама Русияне “Зур сигезлек”тән чыгаруына каршы булуын әйтте.

Аның көндәше – Республиканнар фиркәсеннән президентлыкка намзәт Джон Маккейн да элек шундый фикердә булуын белдергән иде.

“Си-эн-эн” телекомпаниясенә биргән әңгәмәсендә Обама Русияне “сигез”лектән чыгару хата булыр иде, чөнки Мәскәү белән хезмәттәшлектән тыш, атом коралы таралуына каршы көрәш мөмкин түгел, диде.

Билгеле булганча, бу атнада Русияне “Зур сигез”лектән чыгаруны сорап танылган хокук яклаучы – Елена Боннер һәм Владимир Буковский Обама һәм Маккейнга мөрәҗәгать иткән иде. Алар моны Русиядә кеше хокуклары бозылуы һәм сәяси оппозициянең эзәрлекләнүе белән аңлата.
XS
SM
MD
LG