Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:56

Рязаньдә экологлар лагеренә һөҗүм ясалган


Анда ике кеше зыян күргән. “Новая газета”га экология хәрәкәте җитәкчесе Вячеслав Ферапошкин белдерүенчә, алар җирле химик заводта агулы сумала җитештерүгә каршы митингка әзерләнгәндә, дистәдән артык яшьләр экологларга һөҗүм иткән.

Ферапошкин бу һөҗүмгә завод җитәкчелегенең катнашлыгы булырга мөмкинлеген кире какмады.

Экологлар лагере узган атнада эшли башлаган. 2007нче елны Ангарски янындагы экологлар лагеренә һөҗүм нәтиҗәсендә 1 кеше үлгән иде.

XS
SM
MD
LG