Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы социалистлар хәрби күнегүләргә каршылык белдерә


Украинада “Си Бриз 2008” халыкара хәрби күнегүләр башланды. Бу хәрби чараның үткәрелүенә Украинаның тәррәкый социалистик фирканең 100ләп вәкилле каршылык белдерә. “Си бриз-2008” хәрби күнегәләр үткәрү планы белән килешмәүчеләр Одесса, Николай төбәге һәм Кизләү янында чатырлар корган, дип хәбәр ителде. Бу чараларда 17 илдән килгән 100 меңгә якын хәрби катнаша. Аларга 20ләп караб, су асты көймәсе, очкычлар һәм боралаклар җәлеп ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG