Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:17

Халык авазы: Дәүләт шурасы халык тормышын җиңеләйтүче нинди канун кабул итте?


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яртыеллыкка хисап тотты. Халык исә шура эшен ничек бәяли?

- Безнең шура бармени ул? Дәүләт советымы? Тырышалар инде, булдыралар. Нинди канун кабул иткәннәре хәтердә юк.
- Бернәрсә дә әйтә алмыйм.
- Телевизор караганым юк. Белмим, бернинди файдасын күрмим.
- Мин күзәтеп бармыйм аларның эшләрен. Миңа кызык түгел ул.
- Алар бит үзләренең кесәләре өчен генә эшлиләр. Халык аларга сайлау вакытында алар өчен тавыш бирү өчен генә кирәк.
- Алар бик күп эшлиләр халык өчен. Казан шәһәре буенча төзелеш эшләре алып барыла, юлларга асфальт җәелә, халык өчен маршрут автобуслары җибәрделәр. Алар тарафыннан халык өчен эшләнгән бик күп әйбәт эшләре күренә.
- Квартирлар өчен коммуналь түләүләрне азрак киметсәләр яхшы булыр иде. Пенсияне күтәрәләр, ансы яхшы. Алар бик күп мәсьәләләрне карыйлар, кайбер чакта аларны телевизордан күрсәтәләр. Дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинны без Казанга килүгә үк бик яраттык.
- Кануннар күзәтеп барганым юк. Без дәүләткә ышанмыйча, үзебезгә генә ышанып яшәргә өйрәнгән инде. Кануннар белән генә булмый. Без үзебез үзгәрергә тиеш. Үзебезгә эшләргә кирәк.
- Тел буенча... саклый алмаслар инде. Ә ничек саклыйсың инде империядә яшәп. Алар да саклап кала алмый. Аларга бик авырга туры киләчәк.

XS
SM
MD
LG