Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Фатирдан 40 еллык чүп-чар чыгарылды


Уфада яшәүче 70 яшьлек бер карчыкның фатирыннан көчләп чүп-чарын түктергәннәр.

Бу хатын кайда нәрсә күрсә шуны фатирына ташыган булган. 40 ел буе ташыганы бар йортка тулган. Алар сасып яман ис чыгара башлагач, тычканнар үрчегәч, күршеләре торак идарәлегенә мөрәҗәгать иткән. Комиссия әгъзаларының фатирны күреп һушы киткән. Бар бүлмәләр шыплап чүп-чар белән тулган, идәндә тычканнар йөгерешеп йөргәнен күргәннәр. Пенсионер карчыкны көчләп психик чирлеләр хастаханәсенә озатканнар, торак идарәсе хезмәткәрләре фатирдан 8 “КамАЗ” машина шыплап тутырып чүп-чар түккән.

XS
SM
MD
LG