Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һава аланы үзебездә калды


Узган атна ахыры Уфада Русиянең һава транспорты федераль агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте.

Анда Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Иванов, Русиянең транспорт министры Игорь Левитин, Идел буе федераль округы башы Григорий Рапота катнашты. Коллегия утырышында тугыз төбәкнең һава аланы федераль милектән төбәкләргә кайтарылды. Алар арасында Башкортстан һәм Татарстан да бар.
XS
SM
MD
LG