Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров - Башкортстанда иң зур рейдермы?


Федераль теркәү хезмәтенең элекке башлыгы Светлана Кудряшова сүзләренә караганда, Хәбиров ширкәтләрне банкротлыкка чыгарып, кулга төшерү эшләренең башында торган.

Башкортстан президенты хакимиятенең экс-башлыгы Радий Хәбировны манчу дәвам итә. Моңа кадәр аның фатир алуларда, акчага депутатларны мандатлы итүдә өлеше барлыгы турында хәбәр таратылды. Хәзер инде аның рейдерлык белән шөгыльләнүе мәгълүм булды. Радий Хәбиров ширкәтләрне банкротлыкка чыгарып, кулга төшерү эшләренең башында торган. Бу турыда федераль теркәү хезмәтенең элекке башлыгы Светлана Кудряшова белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Хәбиров “Евросип” исемле арбитраж идарәчеләр идарәсен оештырган. Алар оешмаларны банкротлыкка чыгарып, аңа үз кешеләреннән идарә куеп, ширкәтләрне “йоту” эшләре белән шөгыльләнгән. Башкортстан телевидениесе Хәбировның рейдерлыгына иң зур мисал итеп, Туймазы шәһәрендәге медицина пыяласы заводын күрсәтте.

Бу хәбәрләргә караганда, Радий Хәбиров заводның элекке җитәкчесе Лилия Муратованы чакыртып кыйммәтле кәгазьләрне дәүләткә тапшырмаска кушкан, аннары аларны шартлы хакка сатып алу өчен үз кешеләрен җибәргән. Светлана Кудряшова, Радий Хәбировны республикадагы иң зур рейдер дип атады.
XS
SM
MD
LG