Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкә килүчеләр татар телен өйрәнерме?


Русиядә эшчеләр җитмәү сәбәпле, аларны чит илләрдән җәлеп итәләр. Татарстанга киләсе елга 60 мең эшче килер дип көтелә. Аларга ике дәүләт телен өйрәтү дә күздә тотыла.

Татарстанга күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербәйҗан, Төркиядән киләләр. Татарстанның эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин белдерүенчә, 55% мигрант-төзелешкә, 18%-транспорт өлкәсенә, 8,7% сәнәгатькә, 5,6% сәүдә һәм туклану өлкәсенә җәлеп ителә.

Хәзер никадәр эшче кирәк булуын алдан ук белеп Русиянең сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәрбер төбәк шулай эшли.

Татарстанга быел чит илдән 41,4 мең эшче куллар кирәклеге билгеләнгән. Аларның 29,2 меңе якын, ә 12,2 меңе ерак чит илләрдән. Киләсе елга исә республика оешмаларыннын 60 мең кеше сораганнар.

Фәрит Мөхәммәтшин
“Аларны билгеләнгән квота нигезендә эшкә алабыз. Иртәгәдән без бу мәсьәләне яңача куйдык. Беренче чиратта ничә кеше түгел, ә нинди һөнәр кешеләре кирәклеккә басым ясалачак. Юл сала, түбә яба аламы, балта остасымы, эреп-ябыштыручымы – беренче чиратта шуңа игътибар итәчәкбез”, ди Татарстан парламенты рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Русиядә хәзер эшче кулларның җитмәве кеше санының азаюы белән дә аңлатыла. Мисал өчен Русия статистика мәгълүматларына караганда, узган елны барлыгы 1,6 миллион кеше туса, 2 миллионнан артык үлгән. Шулай итеп 477 мең кешегә азайган.

“Бездә хәзер туучылар санын арттыру өчен төрле чаралар күрәләр. Әмма файда булсын өчен бер 40 еллап вакыт кирәк. Чөнки бала табарга сәләтле хатын-кызларның саны азайганнан-азая бара. Ник дигәндә, хәзер 1990 елларда туган хатын-кызлар бала таба башлый. Ә ул елларда туучылар саны бик аз булды”, ди Югары икътисад мәктәбенең демография институты җитәкчесе Анатолий Вишневский.

Аның әйтүенчә, 1993 елдан бирле Русиядә 12 миллионнан артык кеше кимеде. Бары мигрантларның килүе нәтиҗәсендә генә бу бик сизелми.

“Хәзер халык санын бары мигрантлар хисабына гына арттырып була”, ди Вишневский.

мигрантлар төрле эшкә риза
Шулай итеп, Русия мигрантларны күбрәк китертеп, эшче куллар белән бергә кеше санын арттыруны да күздә тота төсле. Хәзер читтән килгәннәргә урыс телен өйрәрәтү дә юкка түгелдер. Бу хакта Татарстанда да уйлана башлаганнар.

“Үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, төрекләр алар татар һәм урыс телен дә белми. Берни булса – аңламыйбыз гына, диләр. Шуңа аларга Татарстан дәүләт телләрен өйрәтергә мәҗбүр булачакбыз. Җәйгә киләләрме, ярты елгамы, бер аерым программа ясап шөгыльләнәчәкбез”, ди Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, мигрантлар арасында җинаятьчелек үсә башлаган.

“Кайбер кешеләр аларга килмешәккә кебек карыйлар. Алар татарлар яки урыслар белән чагыштырганда көне-төне эшлиләр. Чөнки аларның килү максаты – акча эшләү. Әмма ниндидер аңлашылмаучанлыклар чыкмасын өчен алар белән шөгыльләнергә кирәк”, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Русиялеләрнең күпчелеге мигрантлар аз акчага да эшләргә риза, эшкә күбрәк аларны җәлеп итү шуның белән бәйле дигән фикердә тора. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин моны кире кага. Алар уртача 6-20 мең алып эшли, ди.

Татарстанда хәзер 19 мең эшсез теркәлгән. Шул ук вакытта 30 меңнән артык эш урыны бар икән. Ләкин эшсезләрнең белгечлеге ул урыннарга туры килми. Чөнки бездә хәзер күбрәк югары белем алган кешеләргә эш җитми. Ә хезмәт базарында гади эшчеләргә котлык зур. Менә шул урыннарга чит илдәге эшчеләр җәлеп ителә.
XS
SM
MD
LG