Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Арктика суларына корабларын җибәрә


Русиянең хәрби-дингез көчләре башлыгы Игор Дыгало, илнең Советлар берлеге җимерелгәннән соң беренче тапкыр, Арктика суларына хәрби корабларны җибәрә башлавы турында белдерде. Төньяк хәрби су көчләренең су асты көймәсе һәм ракеталар белән коралланган кораб юлга пәнҗешәмбе көнне чыгычак, диде Дыгало. Ул, бу гамәлне илнең иминлеген саклау тырышлыгы белән аңлата.
XS
SM
MD
LG