Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет авызын томалауга каршы


Мәлик Сабирҗан бу теләк демократия өчен начар тәмамлана ала дип саный
Мәлик Сабирҗан бу теләк демократия өчен начар тәмамлана ала дип саный

Рәшит Нургалиев интернетны матбугатка тиңләргә чакыра. Бу чираттагы “авызны томалау” ысулы дип тә кабул ителә.

Русия хөкүмәтенең хокук бозуларны булдырмау комиссиясендә чыгыш ясап, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Минюст, МВД һәм ФСБ органнарына депутатларны күндерергә чакырган иде. Максат: “канунсыз” нәрсәләрне таратуны тыю. Рәшит Нургалиев интернет-чыганакларны “матбугат чыганагы” итеп каралуны тели. Ә соңгыларын ябып кую, тыеп тору шактый кулай.

Авызны томалау юлы

Беренче югары белеме программачы булган Мәлик Сабирҗан бу теләк “читтән матур күренсә дә”, чынбарлыкта ирек һәм демократия өчен начар тәмамлана ала, дип саный. “Әйе, бер йодрык булып тәртип урнаштыру, интернеттагы фашизм кебек күренешләрне авызлыклау матур күренә. Тик икенче яктан, мондый теләк сүз иреген кысачак, халык авызын да тыя ала. Бу тоталитар системага кайту”, ди Мәлик Сабирҗан. Сабирҗан, мондый кануни үзгәреш килеп чыкса, күп кенә кыю милли форумнар, сайтлар тыелып калыр, дип борчыла.

Элемтә министрлыгының 26 февральдә чыккан карары нигезендә үк, федераль иминлек хезмәтенә, теләсә кемнең бөтен телефон сөйләшүләрен, смс хәбәрләрен, электрон хатларны укырга мөмкинлек тудырылырга тиеш. “Инде болай да тоташ контроль бар кебек. Интернетны матбугатка тиңләү – шул эшнең дәвамы һәм ышанычсыз чыганаклардан җиңел генә котылу ысулы”, ди Мәлик Сабирҗан.

Russia -- Government of RF. Nurgaliev, Rashid Minister for Internal Affairs

Безнекеләр үз-үзен тыеп яза

Bulmas.ru форумы дә “кыю” яки ирекле санала. Анда Русия эчке эшләрен “өркетерлек” сәяси әйберләрне язмыйлар. Ул “сары” чыганак. Шулай да хуҗасы Рүзил Мөхетдинов: “Бик сирәк кенә булса да постларны чистартырга туры килә”, ди. “Артистлар шалтырата. Алар юкка шалтыратмый. Димәк, борчылырга сәбәп бар. Бу очракта кайбер тәртипсез язмаларны, аларга хөрмәт йөзеннән алып куябыз”, ди ул.

Bulmas.ru шулай ук үз форумында һәм чатында сүгенү сүзләренә, ачык эсктремистик сүзләргә капка куйган. Язсаң да алар сайтка чыкмый. Шулай да аны, үз сайтын матбугатка тиңләү борчый. “Ул очракта, тагын да кырысрак шартларда эшләргә туры киләчәк инде. Ә ул шартларга бар кеше дә түзә алмас бит. Аеруча яңа ачылган сәхифәләр”, ди Мөхетдинов.

Татар телле кулланучы еш яза торган сәхифәләрнең берсе Matbugat.ru. Хуҗасы Данил Сәфәров “Азатлык” хәбәрчесенә, язмалар һәм форумдагы белдерүләрнең кануни гына булуын әйткән иде. Моның өчен аңа элек мөхәррир булып эшләгән тәҗрибәле кешегә мәкаләләрне карап, сайлап куярга туры килә. Ә форумга кулланучы язган фикерләрне исә чистарту бик сирәк очрый икән. Кулланучы үзе дә аңлый, Matbugat.ru га канун бозырдай нәрсәләрне язмый икән. Бу сайтның үз форумында ук, татар журналистларының кануннарны үтәве турында гына түгел, ә "эчке цензурага" да ия булуы турында сөйләшәләр.

“Сәхифә матбугат булып теркәлсә, форумнарын тәүлек дәвамында карап, чистартып торучы кирәк, дип беләм. Әгәр дә ул гадәти бер сайт булса, хәл гадирәк”, дигән иде "Азатлык"ка Данил Сәфәров.

Яңалык түгел

Русия эчке эшләр министрлыгы интернеттагы җинаятьчелеккә каршы көрәшү өчен интернет сәхифәләрен киңкүләм мәгълүмат чараларына тиңләргә теләве, яңалык түгел. "Азатлык" инде хәбәр иткәнчә, эчке эшләр министры урынбасары Николай Овчинников "Интернеттагы җинаятьчелеккә каршы көрәшнең иң җиңел ысулы интернет сәхифәсен киңкүләм мәгълүмат чарасы итеп тану булыр иде, хәзерге кануннарда электрон киңкүләм мәгълүмат чарасы дигән төшенчә юк, бу исә канунны куллануда проблемалар чыгара", дигән иде.

Шулай ук эчке эшләр кайбер канунсыз язма хуҗаларын тыярга яки җаваплылыка да тартырга өлгергән. Казанныкылар да читтә калмаган.

Татарстандагы интернетны эчке эшләр министрлыгының “К” бүлеге хезмәткәрләренең карап баруы билгеле. Казанда бер ир-кеше бер хатын-кызга ачу итеп, аның телефонын интернетка чыгарып, аны фәхишә номеры итеп таныткан. Шул җинаятьчене тоту турында язылды.

Ниятләре изге күренә

Ниятләре яхшы кебек күренә. "Тере журналларда һәм форумнарда мигрантларга ачыктан-ачык нәфрәт белдерелә, аларны юк итәргә чакырулар, аларга каршы чаралар, кыйнаулар һәм үтерүләр турында мәгълүматлар, видео язмалар чыга", дигән Овчинников.

Экстремизм очраса да, интернет Совет заманында булган “самиздат”, кухнядагы сәяси сөйләшүләрнең 21нче гасырдагы дәвамы дип тә кабул ителә. Аеруча күп санлы блоглар, гәпләшү сәхифәләре бар. Хакимият шул ирекле чараны да “бастырырга” җыенамы?

Әфлисун инкыйлабыннан курку

Мәскәүдәге экстремаль журналистика үзәге башлыгы Олег Панфилов фикеренчә, хөкүмәттә интернеттан курку бар. “Бу әфлисүн инкыйлабы вакытында интернетның төп мәгълүмат чарасы булганын аңлагач, барлыкка килде”, дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG