Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин парламентта плюрализмны күрергә тели


Татарстандагы хакимият фиркасе вәкиле һәм спикер парламентның киләсе чакырылышында 2 дән артык фирканең үтә алуына өметен белдерде. Бу хакта "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе һәм парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт шурасының быелгы эшчәнлегенә йомгак ясаганда әйтте. Анда ул фирка башлыгы буларак, Дәүләт шурасына күбрәк "Бердәм Русия" вәкилләренең сайлануын теләр идем, дип әйткән. Әмма шул ук вакытта парламентка төрле фирка вәкилләре сайланып, шурада фикер төрлелеге булуына да хуплау белдергән.

Татарстан парламентында 2 фиркадан сайланган депутатлар эшли, күпчелек урыннарны "Бердәм Русия" фиркасе әгъзаләре алып тора, берничә урынга - Коммунистлар фиркасе вәкилләре ия.

Дәүләт шурасының яңа чакырылышына сайлаулар 2009 елда үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG