Accessibility links

Судан президенты Һааг гаепләүләрен кире какты


Судан президенты халыкара Һааг мәхкамәсенең гаепләүләрен кире какты. Гомәр Бәшир, геноцид турындагы белдерүләрне ялган дип атады һәм бу халыкара мәхкәмәнең Суданда танылмавын әйтте. Илнең вице-президенты, Судан хакимиятләренең Дарфур төбәгендәге халыкара оешма вәкилләренең иминлеге өчен җавап бирә алмавы турында белдерде.

Дарфурда 2003 елдан бирле барган низаг аркасында, йөзәрчә мең кеше үтерелгән иде.

Дүшәмбе көнне Һааг мәхкамәсе, Судан президентын кулга алуга рөхсәтен бирде. Африка Берлеге һәм Кытай, бу карарга борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG