Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов төзеләчәк машина юлларын сердә тотмакчы


“Без көтеләсе төзелеш турында әйтергә өлгермибез, шунда ук бу җирләрне сатып ала башлыйлар”, ди Иванов.

Русиядә түләүле машина юллары сердә тотылып кына төзеләчәк, дип белдерде Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Иванов. Бу турыда ул Уфада узган Русиянең һава транспорты федераль агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте.

Хөкүмәтнең бу мәсьәләдә борчылырга нигезе дә юк түгел. Чөнки аларның мәгълүматларын коммерция максатында куллануга мисаллар җитәрлек. Әле төзелә дә башламаган юл яны җирләре күпләп сатып алына. Әйтик, узган елда Мәскәү – Петербур түләүле машина юлы узучы җирләрне “ә” дигәнче сатып алып бетерделәр.

650 чакрым озынлыктагы юл җирлеге тирәсендә ыгы-зыгы әлеге проектның эшләнеше вакытында ук туды. Трасса яны җирләрен “Ачык инвестиция”, “Интерросу” һәм Тельман Исмаилов белән Захар Илиев карамагында булган АСТ берлеге сатып алды. РБК daily мәгълүматларына караганда, монда 7 000 гектардан артык юл яны җире сатылган. Инвесторлар исә, акчаларын төзелеш өчен генә түгел, ә киләчәктә җиргә бәяләр арту белән табыш алу өчен кертүләрен яшерми.

Һәм менә нәкъ шундый мәгълүматларны Иванов хөкүмәт дәрәҗәсендәге сергә тиңләштерергә уйлый, күрәсең. “Аларны Генштаб серләре кебек сакларга кирәк”, диде Сергей Иванов. Девелоперлар исә хөкүмәтнең әлеге теләген аңлый, әмма серлелеккә басым ясамаска куша. “Ничек кенә булмасын бу эшкә милек белән эшләүчеләрне җәлеп итәргә туры киләчәк. Чөнки юлларны кыр уртасында, инфраструктура корылмаларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Иртәме, соңмы хөкүмәтнең бу серләре чишелеп, бу мәгълүматлар бизнес даирәләренә билгеле булачак”, ди Capital Group ширкәтенең коммерция җитәкчесе Алексей Белоусов.

Мисал өчен, белгечләр, Сочида төзеләчәк олимпия корылмалары тирәсендә туган вәзгыятьтән тыелырга кирәк, ди. Төзелешнең төп планы расланмауга да карамастан, монда җиргә бәяләр берничә тапкыр артты. Соңыннан исә хөкүмәткә бу җирләрне кыйммәт бәягә кабат сатып алырга туры килде. Моның белән ул үз-үзенә отышсыз шартлар тудырды. Белгечләр исә, мондый вәзгыятьләрне канунлаштырырга кирәк дип саный. “Әйтик, бу җирләрне вакытыннан алда алып куерга, яисә булачак төзелеш җирләре белән сату итүне канун нигезендә тыярга”, дип тәкъдим итә белгечләр.
XS
SM
MD
LG