Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:46

Медведев тышкы сәясәт юнәлешләрен атап чыкты


Русия президенты Дмитрий Медведев илнең тышкы сәясәт юнәлешләрен билгеләп чыкты. Русия дипломатлары очрашуында Русия президенты берничә белдерү ясады. Медведев Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләрне идеологиягә карамыйча, эшлекле рухта төзергә җыенуы, Кытай, Һиндстан, Бразилия кебек тәррәкый итүче илләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә төп игътибарны бирү турында әйтте.
Ул шулай ук, ракеталардан саклану системаларын Европада урнаштыруга Русиянең каты җавап бирәчәген белдерде һәм Косовоның бәйсезлек игълан итүен хөкем итте.

XS
SM
MD
LG