Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обаманы мөселман итеп сурәтләү


АКШ президентлыгына намзәт Обама – мөселман, аның хатыны – корал тоткан террорчы сурәтендә чыкты. Обама кампаниясе моны “зәвыксыз” дип атады.

Рәсемнәр тирәсендә яңа җәнҗал купты. Бу юлы да сурәтләр мөселманнарга бәйле. АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Ак Йортта мөселман киеменнән, аның хатыны Мишель исә хәрби кием һәм кулына АК-47 тоткан килеш сурәтләнгән.

Ак Йорт залларының берсендә мичтә АКШ байрагы яна, диварларда Әл-Каида җитәкчесе Осама бин Ладен рәсемнәре...

Бу рәсемне бастырган “The New Yorker” журналы, Обама тирәсендә бик күп имеш-мимеш йөри, бу рәсем аларга реакция, дип белдерде.

Интернетта исә Обаманың дине турында гайбәт таралган. Имеш үзен христиан дип әйтсә дә, икенче исеме Хөсәин булган Барак – яшерен рәвештә ислам динен тота. Имеш шуңа күрә аның террорга карашы кискен булмаячак. Имеш бу гаилә ватанпәрвар түгел.

“Обама кампаниясеме ул, юкмы - мин һәр кешенең карашын хөрмәт итәм. Безнең максатыбыз Обамага һөҗүм итү түгел. Рәсем - “курку сәясәте” исеме белән чыкты. Моның максаты, киресенчә, Обамага яла яккан һәм гайбәт тараткан кешеләргә һөҗүм”, диде “The New Yorker” журналы мөхәррире Дэйвид Ремник.

Әмма бөтен кеше моны шаярту дип кабул итмәде.

“Минем моңа җавабым юк”, диде Обама якшәмбе көнне. Аның матбугат вәкиле (Билл Бертон) рәсемне “зәвыксыз” дип атады.

Обаманың көндәше республикан намзәт Джон МакКэйн да, бу ниятне хупламады.

“Рәсемне телевизордан күрдем, минемчә, ул бөтенләй урынсыз һәм дөресен генә әйткәндә, сенатор Обама һәм аның тарафдарлары аны һөҗүм дип кабул итә икән, мин алар ягында”, диде МакКэйн.
XS
SM
MD
LG