Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русияне Грузиянең бөтенлеген якларга чакыра


НАТО баш секретаре Яаап де Хооп Схефер, “Русия очкычының Грузия өстеннән үтүе, Мәскәүнең тынычлык урнаштыручы көч булуында шик тудыра”, дип белдерде. НАТОның сүзчесе Джеймс Аппатурай әйткәнчә, алльянс җитәкчесе бар якларны да, шул исәптән Русияне дә, БМОның Иминлек Шурасы карарында әйтелгәнчә, Грузиянең бөтенлеген якларга чакыра.
Русия, очкычның Көньяк Осетия җирләре өстеннән үтүен, Грузия ягыннан мөмкин һөҗүмне кисәтү тырышлыгы белән аңлата.
Грузия моңа каршылык йөзеннән, үзенең Мәскәүдәге илчесен Тбилисига чакыртып алды.
Бүген Кавказ төбәгендә берьюлы ике төрле хәрби күнегүләр башланып китте. Русия чигеннән көньякта Грузия һәм АКШның хәрби күнегүләре уза. Аларда Украина, Азербайҗан, Әрмәнстан гаскәриләре дә катнаша. Төньякта - Русия хәрби көчләре үз чараларын үткәрә. Бу хакта агентлыклар хәбәр итте
XS
SM
MD
LG