Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гади халык акча җыя алмый


Соңгы бер-ике ел эчендә акча җыючылар әз генә булса да арткан. Барыбер Русия халкының 57%ның җыелган акчасы юк. Халык акча җыюга караганда әҗәткә керүне хуп күрә.

Халыкның нәкъ акча туздыра торган вакыты җитте. Кыш буе җыйганнарын шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше җәйге ялга тотса, диңгез буена алып китсә, кайберәүләр фатирларын яңартып тәрәзә алыштыра, обой ябыштыра. Авыл кешесе өчен дә җәй нәкъ акча туздыру вакыты икән.
“Менә хәзерге вакытта халык кыш буе җыйган акчасын ала. Ул ел саен шулай инде. Тәртип шикелле урнашты. Хәзер бит төзелешләр вакыты. Халык акчасын төзелешкә ала. Балаларын укырга урнаштыру да түләүле хәзер. Аның өчен ала. Шуның өчен җыя бит инде ул аны”, ди Русия саклау банкының Кама Тамагынданы бүлеге башлыгы Илдус Зиннәтуллин. Күрәсең, халык советлар берлеге заманнарындагы кебек артык 10 сумы булса аны банкка салып даими рәвештә арттырып тору белән дус түгел.
Үлемтеккә
Казанның Академик Лаврентьев урамында яшәүче Зәйния апа болай да күп булмаган пенсиясен кыса-кыса, җае туры килгәндә урамдагы сыра шешәләрен дә җыеп, сатып акчасын банкка илтеп салган. “15 мең сум булды. Шәт, үлемтеккә җитәр”, ди ул. Әз генә булса да салынган акчасының проценты да бара. Хәзер инде пенсиясенең очын очка ялгый. Казанда мондыйлар да әз түгел.
Русиянең “Башкирова һәм партнелар” халык фикерен тикшерү үзәге белдерүенчә, илдә яшәүчеләрнең 57 проценты акча сакламый. Моннан 3 ел элек булган хәл белән чагыштырганда, банкка илтеп салучылар саны 7%-ка арткан да кебек. Әмма, күпчелек очракта акча җыюга караганда күпләр әҗәткә керүне хуп күрә.
Җыюга караганда әҗәткә керү шәбрәк
Әзерәк акчасы булса, төрле банкалар аша кредит алып суыткычын, телевизорын алыштыра, әти-әнисенең хыялы гына булган машина да алып куя. Русиянең статистика идарәсе белдерүенчә, кешеләрнең кереме уртача елга 10 процентка арта бара. Әмма чыгымнар да кимен куймый. Еллык гомуми керемгә караганда чыгымнар 2007 елда 13%-тан да арткан. Халык акча җыюга караганда нәрсә дә булса алып кую хәерлерәк ди. Чөнки, соңгы вакытта инфляция дә үзенең тизлеген күпкә арттырды. Байлар да хәзер Русиядә фатир һәм күчемсез милек алып туйды инде, булган акчаларына җир сатып ала башлады.
Халык җыйган акчасыз да калды, дефолт та булды
“Аннан соң узган гасырның 90 елларында илдә мөшкел хәлләр киткәч, хөкүмәт халыкның бик күп акчасын йомып калды”, дип искә алды бүгенге көнгә кадәр тәэсирсез булмаган вакытлар турында Илдус Зиннәтуллин. Аннан да кала, 1998 елда булган дефолт та Русиялеләрнең исләреннән чыкмый. Шуңа күрә, алар акчаларын банкка илтеп салуга алай ук ашкынып тормый. Русия сәясәтенә ышанып бетмәүчеләр, иртәгә нәрсә буласын белгән юк, диючеләр дә бар.
Татарстанда банкта акча саклаучылар артамы, юкмы дигән сорауга мәгълүмат табып булмый. Хәзер бит төрле банклар күп. Аларның һәркайсының үз тормышы. “Бүгенге көндә аяк атлаган саен, чат саен банк. Алар 15, 20, 25% керем вәгъдә итә. Дөресме ул, юкмы? Күп алданды бит инде халык аның белән. Хәзер банклар күп һәм халык алдана да бит”, диде Илдус Зиннәтуллин. Бу хәл дә саклау урыннарына ышанычка күпмедер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый.
Банклардагы мәгълүмат “хәрби сер”
Татарстандагы банкларның берсе дә акча саклаучылар артамы, юкмы дигән сорауга җавап бирергә ашкынып тормый. Шәһәрдәге һәм райондагы бүлекләре баш фатирга мөрәҗәгать итергә куша. Ә идарәләрдә исә, бу мәгълүматны алу өчен гариза язгач, хәйран гына көтәргә кирәк диләр. Алар барыбер кими дип әйтмәячәк. Чөнки, абруена сугачак. Халык бу яки теге банктан акчасын ала башлаган дип шау-шу тудырырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG